Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рәссам Хәния Гәрәева чигү буенча мастер-класс үткәрәчәк

Бушлай.

Чаллының Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә рәссам, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәеваның Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган якны ямьләп» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда аның майлы буяу белән һәм чигелгән 80гә якын эше урын алды. Күпчелеге – Чаллы турында.

«Безнең әбиләр, әниләр чиккән ысулларны кулланып, яңартып, заманчалаштырып, яңа техникалар да кушып эшләдем. Әйтик, Чаллы гербындагы корабны чәчәкләргә күмеп чиктем. Махсус хәрби операциядән ирләре, улларының исән-сау кайтуын көтүчеләрне символлаштырган картина да, Бөек Җиңү темасына да, шәһәрдәшебез, танылган композитор Ринат Гобәйдуллинга багышланган «Чаллы сиреньнәре» фестивале өчен әзерләгән 4 еллык эшләрем дә бар. Барысы да күңел җылысы, туган республикама сөю хисе салып чигелгән», – ди Хәния ханым.

Күргәзмә 8 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Ә 30 август, бәйрәм көнне Хәния Гәрәева Яр буе мәйданында татар халкы өчен генә хас тамбурлы чигү белән калфакны бизәү буенча мастер-класс үткәрәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев