Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы азан әйтә

«Аңлашып эшлибез», – ди ул.

Татарстанның халык артисты Равил Галиев 3-4 ел ураза тотканнан соң, намазга басты. Хәзер ул Аллаһы Тәгалә кушканча яши. Күптән түгел, Тукай районы Әҗмәкәй авылы мәчетендә азан әйтә башлады. Иҗатта гына «кайнамый», авыл халкын мәчеткә дә чакыра. 

«Мәчеткә йөри башлау белән миннән  азан әйтүемне сорадылар, – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. – Ләкин мин моның бик җаваплы икәнлеген аңладым һәм кичектереп килдем. Азан тавышы кешеләрнең күңеленә тәэсир итеп, аларны мәчеткә тартырга, намазга чакырырга тиеш дип уйлыйм. Менә шуларның барсын да уйлап, берничә ел бу әйбергә алынырга базмыйча йөрдем.

Бер вакыт имамның урынбасары Илназ хәзрәт: «Равил абый, азанны  төрле кеше  төрлечә  кеше әйтә. Матур әйтүчеләр дә, күңелгә ятышсызлары да бар. Сез әйтсәгез әйбәт булыр иде», – диде.

Бу сөйләшүдән  соң  мин азан әйтергә ныклап өйрәнеп, репетицияләр ясап, өйдә әйтеп карап, гаиләмә тыңлаттым.  Үземнең моңа әзерлегемне аңлагач, хатыным Ландыш белән кызым Әминәнең хәер-фатихасын алгач, ризалаштым».

Азан мәчеттә көненә 5 тапкыр әйтелергә тиеш. Равил эшенә бәйле рәвештә, гел әйтә алмый. 

– Илназ хәзрәт моны аңлап: «Равил абый булганда, ул әйтә», –  дип карар чыгарды. Мин булмаганда башкалар әйтә. Килешеп эшлибез. Аллаһның рәхмәте белән азан әйтә башлавыма бер елдан артык вакыт үтте, – диде ул моңа җавап итеп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин вә тормыш Равил Галиев