Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Равил Галиев концертына нинди бәя бирделәр?

Залда төрле һөнәр ияләре бар иде.

Татарстанның халык артисты Равил Галиев Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә концерт куйды. Ул аның 55 яшьлек юбилеена багышланган иде. Тамашачылар арасында татар зыялылары, республиканың төрле районнарыннан килгән милләттәшләр бар иде. Алар барысы да рәхәт, җылы концерт өчен Равил Галиевка рәхмәт әйтте.

«Аллаһка шөкер, концерт уңышлы узды. Залда төрле һөнәр ияләре бар иде. Бер табиб: «Бу концерттан күңелемне дәвалап кайтып китәм», – диде. Бер тамашачы Арчадан ук махсус килгән. «Видеокассетадан Равил абыйны карап үстем. Ниһаять, үзен күрү бәхетенә ирештем. Ул һаман яшь, энергетикасы яхшы», – диде. Гомумән, мин концерт турында бер начар сүз дә ишетмәдем», – диде ире өчен горурланып Ландыш Галиева.

Җырчы үзе дә канәгать. Аның концертын Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреатлары, күренекле язучылар Вахит Имамов белән Марсель Галиев та караган.

«Якташым, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев шалтыратып үз фикерләрен әйтте. «Җырларның эчтәлегенә, репертуарның байлыгына, зур һәм мәгънәле концертыңа сокландым. Мин концертларны йә йөреп карыйм, йә кайтып китәм. Синең концертны 3 сәгатькә якын рәхәтләнеп утырып карадым», – диде. Бу минем өчен зур бәя. Кызым Әминә заманча биюе белән тамашачыларны шаккатырды. Чаллыдагы иҗатташ дусларым – Гөлдания Хәйруллина, Гөлназ Закирова да үзләренең матур чыгышлары белән концертны бизәделәр. Екатеринбургтан Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов, Башкортстаннан музыкант Байрас Күчәрбаев килде. Аллаһыма мең рәхмәтлемен, Казан тамашачысы алдындагы иҗади имтиханым үзем теләгәнчә узды», – диде Равил әфәнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев