Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил Шәрәфиев Камал театрыннан китте

Аның 63 ел гомере шул театрда узды.

20 июньдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында соңгы тапкыр «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле уйналды. Анда төп рольләрдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина уйный. 

Тирән мәгънәле, шул ук вакытта каршылыклы фикерләр тудыра торган бу спектакльне тамашачылар яратты. Ул 10 ел Камал театры сәхнәсендә уңыш белән барды. «Сөясеңме, сөймисеңме» спектаклен Чаллы тамашачысы да ярата иде. Ул берничә тапкыр «Энергетик» мәдәният сараенда уйналды.

Хәзер инде спектакль театр репертуарыннан төште. Анда уйнаган, театрның тере легендасы Равил Шәрәфиев, 86 яшендә, сәхнәдән китте. 

«Равил абый 63 ел гомерен театрыбызга багышлады. Халык аны яратты. Хәзер Равил абыебыз сәламәт булып, гаиләсе белән үзе өчен, рәхәт итеп яшәсен», – ди Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова. 

Тамашачылар артистны чәчәкләр һәм көчле алкышлар белән озаттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г. Камал театры. Равил Шәрәфиев