Равил Хафизов: «Пятачок» сүзен ишеткәч, башларым әйләнде»
Быелгы «Пятачок»ларның үзенчәлеге шунда: җәйге сезонда «Халык талантлары: гөрләтәбез! бәйгесендә җиңүчеләр дә катнаша башлады.
Равил Хафизов та шундыйларның берсе. Ул безгә Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Салкын чәй» җыры яздырылган видео җибәргән иде. Мәртәбәле жюри да, социаль челтәрләрдәге язылучыларыбыз да аның чыгышын ошатты. Шәһәрдәшебезнең үзенең дә безнең сәхнәдә чыгыш ясыйсы килү теләге көчле иде, һәм, ниһаять, аның хыялы тормышка ашты.
Равил абыйдан тәэсирләре турында сораштым.
Равил Хафизов тумышы белән Башкортстанның Мәҗит Гафури районы Үтәк авылыннан. Туган ягында һөнәри белем алып, 1975 елны Чаллыга килә, слесарь-монтажчы булып заводка эшкә керә, шуннан армия сафларында хезмәт итәргә китә. Булачак тормыш иптәше Гөлфия белән дә ул вакытларда гөрләп торган «Пятачок»та таныша.
– Хәтерлим, егетләр беренче тапкыр «Пятачок»ка чакырды. «Нәрсә соң ул?» – дим, аптырап. Барып күрсәк – андагы халыкның күплеге! Баян моңнары агыла, бииләр, җырлыйлар – ерактан ук ишетелеп тора. Мин дә баянымны алып чыгарга булдым. Эштән кайтып ашап алабыз да шунда барабыз. Көн саен бит ул! Баянчыларны хөрмәт итәләр, уч төбендә генә йөртәләр, дигәндәй, меңләгән кеше сине таный.
Равил абыйдан баянда уйнарга ничек өйрәнүен сорыйм. Өченче сыйныфта укыганда абыйсы аңа өр-яңа баян сатып алган икән.
– Тырышам-тырышам, барып чыкмый гына бит. Кемдер мунчага барып өйрәнергә киңәш итте. Шулай иттем дә (көлә). Телләренә карандаш белән ноталарны сыза торгач, җаена төшем тагын. Аннары кунакка чакырулар, сәхнәдә чыгышлар китте. Бала гына булсам да, атна саен мәҗлестә уйнадым. Хәтта клубта кино карап утырганда да чакырып чыгаралар иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Аның әтисе Бәдегытдин скрипкада уйнаган. Авыр эштән башы чыкмаган авыл кешесе бу уен коралын каян тапкан, ничек үзләштергән, көндәлектә уйнарга ничек вакыт тапкан – үзе бер табышмак. Ә менә җырга сәләте әнисе Мөкәррәмә ападан икән. «Азамат» кебек моңлы, озын башкорт көйләрен оста сузган ул. Шуңа Равил абый да гомере буе җыр-моңга тартылган. Тора-бара анда Себер ягына бару теләге туган. Нижневартовск, Лангепас, Покачи, Ноябрьск, Муравленка шәһәрләрендә нефтьчеләрнең база җитәкчесе булып 20 еллап эшләгәннән соң, ул яшьлегендә үзенә гашыйк иткән Чаллыга кайткан.
«Шәһри Чаллы» яңарткан «Пятачок»лар турында каян ишетүе белән дә кызыксынам. «ВКонтакте» челтәрен карап утырганда күзенә чалынган икән.
– «Пятачок» сүзен ишетүгә башларым әйләнеп китте, бер мизгел эчендә яшьлегемнең бар матур күренешләре тезелеп үтте. «Каян табарга боларны?» – дип уйлый башладым.
Интернетта эзли торгач, бер телефон килеп чыкты да, редакциягә шалтыраттым. «Шәһри Чаллы» редакторы Резидә Юсупова җылы, ягымлы итеп сөйләште, бәйрәмнәренә чакырды. Шулай да тиз генә барып чыга алмадым әле мин анда. Тик видеоларның барысын да карап бардым. Карыйм да, йөрәк җилкенә, кичен карасам, тәэсирләнеп, йоклый алмый ятам. Быел, ниһаять, килдем. Шәп! Шундый көчле хисләр – хәмерсез исерерлек. Әле «Пятачок» сәхнәсендә, яраткан халкым каршында чыгыш ясавыма ышанып бетә алмыйм, – ди шәһәрдәшебез.
Ул бу вакыйгага көн саен әзерләнгән. Һәр көнне берәр сәгать репетиция үткәргән.
– Көзге янына телефонны куям да чыгышымны яздырам, аннары шуны карап, җырлавымны анализлыйм: тиешенчә суздыммы-юкмы, баянны дөрес сузаммы, киемемне, гәүдә торышын, карашларымны, урынлы көләмме-юкмы – барысын да тикшерәм, үз өстемдә эшлим, – ди ул елмаеп.
Равил Хафизов үзе бәйрәм итеп кабул иткән бу проектыбызның дәвамлы булуын, аны ешрак, бәлки, атна саен үткәрүебезне теләде. Аның фикеренчә, сәхнәдә мәртәбәле артистлар белән беррәттән халык арасыннан талантлар да чыгаруыбыз бик дөрес, чөнки тамашачылар гармун, баян моңына, ихлас тавышларга сусаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев