Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Редакциябез дусларына рәхмәтебезне җиткердек - ВИДЕОлар

Чаллының "Медхан" дәвалау клиникасы генераль директоры Тюльпан ханым Тимергалиевнага, "Шәһри Чаллы" газетасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барганы һәм туган телебезне саклауга керткән өлеше өчен, Рәхмәт хаты тапшырылды.

Медицина үзәге җитәкчелеге шәһәрдәшләребезнең саулыгы белән беррәттән, мәгълүматка булган ихтыяҗын да кайгырта. Бүгенге көндә клиника ярдәме белән "Изгелек" тернәкләнү үзәгендә дәваланучы мөмкинлеге чикле кешеләр дә газетабызны укый, шул рәвешле үзләрен җәмгыятебезнең тулы вәкилләре итеп тоя ала. 

"Медхан" клиникасы шәһәрдәшләребез арасында да хөрмәт казанды. Россиянең танылган спорт мастеры, тренер Марсель Хәмидуллин да биредәге дәвалау ысулларын югары бәяли. "Мин клиниканың баш табибы Умар Хаятка ышанам. Ул чынлап та дәвалый. Әтием дә, бабам да аденома простаты авыруыннан китеп барды. Мин исә профилактика максатыннан биредәге табибларга күренәм. Чит илдә ир-атлар 40 яшьтән соң елына ике мәртәбә мондый тикшеренү үтә, ә бездә юк. Хатын-кызлар ел саен тикшеренә бит, бу процедура ир-атлар өчен дә мөһим. Шуңа күрә яман шеш булганда гына беләләр. Арка авырта дип йөриләр, ә чынлыкта куркыныч авыру башланган була. Мин инде 15-20 ел Умар Хаятка гына киләм. Миңа 62 яшь, барыбер тикшеренергә кирәк", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт