Республика Чаллыда трамвайларны модернизацияләүгә  500 миллион сум акча бирә
Яңалыклар тасмасы

Республика Чаллыда трамвайларны модернизацияләүгә 500 миллион сум акча бирә

Бу хакта Шәһәр Советы утырышында сөйләделәр

Шәһәр советы утырышында мэр хәбәр иткәнчә, киләсе елда Чаллыда трамвай юлларын, контакт челтәрләрен һәм подстанцияләрне капиталь ремонтлау башлана.

Шәһәрнең трамвай инфраструктурасын тулысынча модернизацияләү өчен барлыгы 9 миллиардка якын сум акча кирәк. Мэр билгеләп үткәнчә, барлык эшләрне бер ел эчендә генә башкарып чыгу мөмкин булмаячак, ремонт этаплап алып барылачак. Модернизация нәтиҗәсендә трамвайларның хәрәкәт тизлеге ике тапкырга артачак.

 Шәһәрдә барлыгы 100 трамвай бар. Шуларның 66-сы пассажирларга 40 елдан артык хезмәт итә. Трамвайны куллануның норматив вакыты — 16 ел. Димәк, вагоннарның күбесе үз срогын ике тапкырдан артык уздырган.


Нет комментариев