Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика мөфтияте вакцинация турында карар кабул иткән вакытта медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә

Татарстан Диния нәзарәте: Мөселманнар коронавируска каршы прививка ясата ала.

.Мөселманнар коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясата ала. Мәсьәләнең шәригатькә бәйле ягын һәм эпидемияләргә каршы көрәштә булган тәҗрибәне өйрәнгәннән соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Республика мөфтиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мондый нәтиҗә Коръәнгә һәм сөннәт кагыйдәләренә нигезләнгән. Аларда кеше тормышының зур кыйммәткә ия икәнлеге һәм аны Аллаһы Тәгалә бүләге буларак сакларга кирәклеге турында күп тапкырлар әйтелә.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә искәртүләренчә, шәригать принципларының берсендә: «Зур ихтыяҗ булса, тыелган әйбер рөхсәт ителә», диелә. Шуңа күрә, «прививканың составы нинди булуга да карамастан», эпидемия шартларында мөселманнарга вакцинация узарга ярый.

Прививка ясатыргамы-юкмы дигән карар кабул иткәнче, мөфтияттә мөселманнарга вирусологлар, иммунологлар һәм башка медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә, шуннан соң аларның консультацияләрен үтәргә киңәш итәләр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте коронавируска каршы вакцинаның хәләллеген раслауны сораган иде. Галимнәр «Спутник V» препаратында кеше организмына хас компонентлар булмавын әйтте.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев