Республика нефть ятмаларын өстәмә керемгә салым режимына күчерү буенча федераль хакимиятләр белән сөйләшүләр алып баруын дәвам итә
Нефть тармагында өстәмә керемгә салым инвестицион мөмкинлекләрне югалтуга китерә
Нефть өлкәсендә өстәмә керемгә салым аркасында Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре юкка чыга. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклау матбугат конференциясендә сөйләде.
«Өстәмә керемгә салым — яңа форма. Кабул ителгән барлык әйберләрне дә бик тиз кабул иттеләр. Нефть тармагы бик төрле. Яңа зур чыганаклар һәм 50 ел дәвамында файдаланылган урыннар бар. Алар өчен бердәм салым системасы була алмый», — диде ул.
Салым, беренче чиратта, яңа чыганакларга җайлаштырылган. Әмма хәзер республикада яңа технологияләр хисабына иске нефть ятмаларын эшкәртү бара.
«Без федераль хезмәттәшләребез белән диалогта. Әлбәттә, кабул ителгән карарларны без хупламый алмыйбыз, Тарих аларның хаталы булуын күрсәтәчәк, бу форма бик үк дөрес түгел» — дип билгеләп үтте Республика җитәкчесе.
Президент сүзләренчә, салым Татарстан ятмалары өчен билгеле бер формада файдаланылачак, шул ук вакытта әлеге салым системасы өчен яңа алымнар эзләү дәвам итәчәк,
«Процесс бара, әлбәттә, без керемнәрне югалтабыз. Иң мөһиме — нефть сәнәгате инвестиция мөмкинлекләрен югалта. Эшләрбез һәм уртак мәнфәгатьләр табарбыз. Углеводородлар — ул безнең ил байлыгы, һәм кечкенә компания дә эре заводлар дәрәҗәсендә салымнар түли. Шуңа күрә без җайлаштырылган система кирәклеген федераль коллегаларыбызга җиткерәчәкбез. Барлык чыганаклар өчен бер алым туры килми», — дип нәтиҗә ясады ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев