Республикада бу ункөнлектә салкын була
Яңалыклар тасмасы

Республикада бу ункөнлектә салкын була

Синоптиклар фаразы.

 

Татарстанда 15 январь төнендә 23 градус салкын булды. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, көндез 12-17 градус салкын.  

Үзәк җитәкчесе Александр Шувалов киләсе ункөнлектә республикада шактый салкын булачак.

«Ункөнлек уңай аномалиядән башланды. Әмма җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә температура климат нормасыннан 6-8 градуска түбәнрәк,ә ункөнлектә уртача температура нормадан  3-5 градуска түбәнрәк була», – диде ул "Татар-информ" агентлыгына.

Чаллыда исә көндез 13 градус салкын булыр дип фаразлана.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев