Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республикада озак яшәүчеләр саны арта

Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арта һәм уртача гомер озынлыгы үсә

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Гомер озынлыгы арта. Гомумән алганда, бу түбәндәге демографик процессларга хас: хезмәткә яраклы яшьтәге затларның чагыштырма авырлыгы өлешен арттыру, 2018 елда гомер озынлыгы 74,2 яшькә кадәр җитү. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның гомуми санында хатын-кызлар 70%, ир-атлар 30% тәшкил итә. 2030 елга республикада, тулаем Россия Федерациясе буенча, өлкән буын кешеләре саны 15%ка артачак», - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова. Хәзерге вакытта республиканың иң өлкән кешесе 107 яшьтә, ул Биектау районында яши. Иң өлкән ир-ат Казанда гомер итә, аңа 105 яшь. Республикада 90 һәм аннан да артыграк яшьтәгеләр саны 16 941 кешегә җиткән. Шуларның 2 864е ир – атлар, 14 077е – хатын-кызлар.

http://nabchelny.ru/news/33842

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев