Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе хәл ителә

Министр Чаллы мэры алып барган сәясәтне уңай бәяләде.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тар белгечләргә кытлык актуаль мәсьәлә булып кала. Әмма Чаллыда һәм республикада әлеге проблема әкренләп хәл ителә. 

Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау киңәшмәсеннән соң журналистларга ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хәбәр итте. 

- Тукай районы үзәк хастахәнсендә пульмонология бүлеге ачып, пульмонологларга кытлыкны киметтек. Бирегә үпкә авыруларын Чаллыдан да китереп дәвалыйлар.

 Гематологлар Казанның республика хастаханәсендә эшлиләр.

Кадрлар кытлыгы бар, әмма  2023 елда Татарстанда табиблар 400гә артты, Чаллыда да үсеш күзәтелә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшь белгечләрне җәлеп итү буенча нәтиҗәле эш алып бара. Башка район, шәһәрләрдән килгән яшь белгечләргә торак мәсьәләсен хәл итәргә булыша. Чаллыдагы кебек бу эш беркайдада юктыр, мөгаен, - дип билгеләп үтте министр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадрлар сәламәтлек саклау