Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысын да бүләк көтә

Барлыгы әлеге чарада 12 мең кеше катнашачак.

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак. Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла, дип хәбәр итә ТР Диния Нәзарәте. 

2021 елдан бирле ул “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. 12 нче Республикакүләм ифтарда 12 мең кеше катнашачак. Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һ.б. булыр дип көтелә.

Гадәттәгечә, Республикакүләм ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелгән. Ифтар уза торган мәйданчыкта гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгыраячак. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында шәригать таләпләренә туры килгән азык-төлек һәм мөселман товарлары сатылачак, Нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшләячәк. Моннан тыш, җәмәгать белән Фәләстыйн халкы өчен дога кылу оештырылачак.

18:17 сәгатьтә, ахшам намазы вакыты керү белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак.

12 нче Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган “Казан басмасы” бүләк итеп биреләчәк. Мүсхәфләрнең әлеге тиражы халыкка, бигрәк тә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә тарату өчен махсус бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай