Рестораны гына түгел, кызлары дә шәһәр горурлыгы
«Конкурслар гадел уза икән», - ди «Golden Life» рестораны директоры Лилия Топрак.
Сәхифәбезнең кунагы – «Яр Чаллы гүзәле» бәйгесе җиңүчесе Адилә Топракның әнисе, «Golden Life» рестораны хуҗасы Лилия Топрак. Ул үзенең кызлары турында сөйләде:
– Зур кызыбыз «Адымнар» гимназиясенең 11нче сыйныфында укый. Аның быел бик җаваплы елы. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырасы бар. Шуңа күрә безнең аны «Яр Чаллы гүзәле» бәйгесендә катнаштырасыбыз килмәгән иде. Ул бәләкәйдән «Татар кызы» һәм башка бәйгеләрдә катнашты. Гел призлы урыннар яулады. Былтыр «Татарстан гүзәле» бәйгесендә катнашкан иде, әмма финалга чыга алмады. Тәҗрибәсе җитмәде бугай.
«Яр Чаллы гүзәле» бәйгесендә катнашып җиңү аның зур хыялы иде. Көне-төне тырышып, максатына иреште. 2 атна юньләп ашамады, йокламады. Җиңүенә үзем һаман да ышанып бетә алмыйм. Социаль челтәрләрдә әнисе аркасында җиңде дип язучылар да булды. Мин моның белән килешмим. Кызымның җиңүенә минем бер катышым да булмады. Ул үзе бик тырышты. Финанс яктан бер тиен дә акча чыгармадык. Монда бөтенесе бушлай. Алай да була икән дип үзебез дә шаккаттык. Бизнеста акчасыз берни дә эшләп булмый бит. Ә конкурсларда барысы да гадел, дөрес эшләнә икән. Дөрес, һәр ата-анага үз баласы кадерле, аның өчен үзенеке иң яхшысы. Моның белән һәркем килешә. Ләкин кызларга бәя бирүче жюри әгъзалары Казан кешеләре бит. Алар һәр чыгышны профессиональ яктан бәяләп, гадел хөкем чыгарды.

Кызыбыз җиңүенә бик сөенде. Бию, тырышлык, үзеңне тота һәм сөйләшә белү ягыннан сынатмады. Бу – еллар буена тупланган тәҗрибә нәтиҗәсе. Кызым 2 ел модель студиясенә йөрде. Аннары «Яр Чаллы гүзәле» бәйгесен оештыручы Людмила Спиринага күчте. Ул кызларны төрле яктан конкурска әзерләде. Биюгә, йогага йөртте. Психолог белән дә эшләделәр. Мин инде кызыма рухи яктан ярдәм иттем: «Бу бит – уен, анда бөтен кеше җиңми. Иң мөһиме – катнашу. Җиңә алмасаң да борчылма», – дидем.
Хәзер кызыбыз 2026 елның 26 январында узачак «Татарстан гүзәле» бәйгесенә әзерләнә. Адилә 11нче сыйныфтан соң юридик уку йортына керергә җыена. Без аның үзебезнең эшебезне дәвам итүен телибез.
5нче сыйныфта укучы икенче кызыбыз Ралина да модель студиясенә йөри. «Чаллының бәләкәй чибәре» бәйгесенең финалына чыкты. «Уникаль гүзәл» номинациясендә җиңү яулады. Ралина иҗатны ярата: биюгә йөри, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Гимнастика белән шөгыльләнеп алды.
Без чит телләрне камил белсеннәр өчен кызларыбызны озын каникулларда Төркиягә җибәрәбез. Чөнки телләр белү беркемгә дә комачауламый. Былтыр 2 ай шунда булдылар. Балаларны «Адымнар» гимназиясенә бирүебез дә телләрне күбрәк өйрәтү өчен. Биредә теория булса, практиканы Мамадыш районы Чиябаш авылында дәү әниләрендә яисә Төркиядә узалар.
Тырышсаң, иренмәсәң, максатыңа ирешеп була. Бу – безнең гаиләнең девизы.
Адиләбез тырышып укый, имтиханнарга әзерләнә. «Барсын да үзем тапшырам», – ди. Ул үҗәт, тырыш. Аның турында сөйләшкәндә әнием: «Алма агачыннан ерак төшми, син үзең дә шундый булдың. Әйткән эшеңне эшләмичә туктамый идең. Кызың үзеңә охшаган», – ди.
Бәйгене оештыручылар да: «Кызлар барысы да җиңүгә өметләнә ала. Әмма тырышырга кирәк», – диделәр. Бу чыннан да шулай. Йоклап яткан кешегә беркем дә бернәрсә дә китереп бирми.
«Яр Чаллы гүзәле» бәйгесе моның шулай икәнлеген раслады. Нәтиҗәләр игълан итә башлагач, бертөркем дуслар, туганнар белән: «Адилә беренче өчлеккә дә керми микән», – дип борчыла башлаган идек. Кызымны җиңүче дип игълан иткәч, аңымны җуям дип торам. Үзе дә, балакаем, дулкынланудан коелып төште. Киләчәктә барыбызга да балаларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Лилия ханым.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев