Ревакцинация башланды
Россиядә коронавирус инфекциясеннән ревакцинация кампаниясе башланды.
Теркәлгән препаратларның теләсә кайсысы белән кабат прививкалар ясарга мөмкин.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ревакцинация буенча вакытлыча инструкцияләр илнең барлык субъектларына да җибәрелгән. Гражданин риза булган очракта, икенче прививканы башка препарат белән дә ясарга була.
Вакцинадан коронавирус йокмый һәм ПЦР-тест нәтиҗәләре уңай була алмый, дип искәртәләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев