Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидә Юсупова "Көмеш кыңгырау", " Мәйдан" журналы, "Шәһри Чаллы" газетасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Өч төрле коллектив булсак та, уртак тел таба алуыбыз, бер-беребезне кабул итә белүебезгә сөенәм. Татар журналистикасында эшләве авыррак , тик сайлаганбыз икән, юлыбызга тугры калыйк.

Бүген Татарстан матбугаты көне. Бу уңайдан ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, "Шәһри Чаллы" газетасы баш редакторы Резидә Юсупова "Көмеш кыңгырау", " Мәйдан" журналы, "Шәһри Чаллы" газетасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Без бу бәйрәмне өч редакция берләшеп, яңа составта, яңартылган урында каршылыйбыз. Катлаулы кризис шартларында бергә булуыбыз, каршылыкларны, авырлыкларны бергә бүлешә алуыбыз яхшы. Шөкер, ремонт ясаттык, уңайлы шартларда эшлибез. Өч төрле коллектив булсак та, уртак тел таба алуыбыз, бер-беребезне кабул итә белүебезгә сөенәм. Журналистика - барыбызның да сайлаган һөнәре. Татар журналистикасында эшләве авыррак дип саныйм, тик сайлаганбыз икән, юлыбызга тугры калып,  үз дәрәҗәбезне белеп эшлик. Безнең матбугат үзәгендә очраклы килгән кешеләр юк", - диде Резидә Мәхмүтовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев