«Мошенник дип белмәдем»
Хәзер мошенниклар турында ишетмәгән, белмәгән кеше юк.
Дистәләгән төрле алдау, каян уйлап бетерәләрдер алымнарын?! Һәрбер очрак, үзеңә кагылса, куркыныч та, гыйбрәтле дә. Үзем дә алдандым. Тик Һич кенә дә ярдәм сорап каршыма чыккан ир- атның мошенник булуына ышанасым килмәде.
Бик тыгыз эш көнем иде. Өлгерәсе җирләрем күп, шуңа күрә төшке ашка өйгә кайтмыйча эшемнән ерак түгел урнашкан кафега кереп чыктым. Ашыга- ашыга машинага таба бара идем, каршыма чыгып бала җитәкләгән бер ир- ат туктатты.
«Без бәлага юлыктык. Документларымны, картамны югалттым. Казанга кайтырга акча биреп тормассыз микән?», – ди. Малаена 5-6 яшьләр булыр. Мин текәлеп карагач, ул әтисенең артына посты. Кыяфәтләре арыган, таушалган сыман тоелды үзләренең. Әти кеше алай аек кешегә охшаган. Йөзе борчулы. Бер мизгелдә: «Алдамыйлар микән болар», – дигән уй да үтте. Алай дисәң, бала җитәкләп теләнеп йөрмәс иде инде. Сабыйны интектереп. Мин әйтәм: «Кулымда акчам юк шул, дим. «Картага да ярый», – дип өзгәләнә ир-ат. Бик кирәк инде боларга дип, телефоннан ул әйткән номер буенча Радик Шагитович дигән кешегә 800 сум күчереп куйдым. «Сез бит картамны югалттым дип әйттегез», – дип әйтергә борылган идем – әтисе белән улыннан җилләр искән! Эшкә килеп җиткәч вахтадагы ханыма: « Мин мошенникларга очрадым бугай», – дим. Антонина Петровна әйтә: «Әле яңа гына пабликларда кисәтеп яздылар, бер малай иярткән ир- ат кешеләрне алдап йөри дип», – ди. Булган икән алайса! Әле сабыен җитәкләмәсә дә ышанмас идең алай, җәлләмәс тә идең. Ул бала кем булып үсә инде?! Эштәге кызларга да сөйләдем, аларга да очраган булган « документларын, картасын югалтучылар». Алар бирмәгәннәр, юньле ир- ат урамда акча сорап йөримени ул, диләр. Хәзер менә мин дә шулай уйлыйм.
Минем беркатлы булып кыен хәлдә калган очракларым моңа кадәр дә булгалады инде. Яшь чагым. Казаннан университет бетереп Чаллыга эшкә кайткан чагым иде. Тулай торак төбендә бер төркем балалар иярткән чегәннэр туктатты. «Балалар дөньясы» кибете кайда дип сорыйлар. Мин кулымдагы перчаткамны болгый- болгый аңлатырга тотындым боларга. Минем яңа күн перчаткаларым һәм кулымдагы алтын йөзегем чибәр чегән хатыны кулына күчкәнен сизми дә калдым үзем. Шул арада чәч бөртегемне тартып чыгарып миңа киләчәк язмышымны да фаразлый башладылар. Бәхетемә тулай торактан таныш егетләр килеп чыгып мине «коткардылар». Бу вакыйга мине чегәннәрдән урап узарга өйрәтте.
Узган ел Россиядә мошенниклардан 400 меңнән артык кеше зыян күргән. Шунысы тәгаен, бу очракта күпләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп тормый. Димәк, саннар күбрәк. Җәмгыятьтә телефон аша җинаять кылган кешеләрнең эзенә төшу мөмкин дә түгел дигән фикер яши.
Әле кичә генә тагын мина да шалтыраттылар. Александр дип язылып чыкты. Миңа доставка бар, ди. Курьер китереп бирәчәк, ди. Була анысы, еш булмаса да улым Казаннан бүләкләр җибәрә. Тик бер дә документ номерларын сорамыйлар иде, дип Александрга каршы сораулар бирә башладым. Бактың исә, ул минем кайсы шәһәрдә яшәвемне дә белми икән, ә үзе товар китермәкче! «Ярар, үзеңә калдыр», – дидем дә бу мошенник белән алданмый гына саубуллаштым.
Югары дәрәҗәдә оештырылган эшкә бердәнбер каршы тору чарасы – профилактика. Юк-бар тәкьдимнәргә ышанмаска, чит телефоннарны алмаска – бүгенге көндә белгечләр шулай дип кисәтә.
Ышанмау дигәннән танышларым тагын бер нәрсәдән кисәтте. Юлда ярдәм сорап «голосовать» итүчеләргә туктамаска. Кайсының машинасы ватылып авыр хәлдә калган, кайсы юлда буталган кебек кыланалар ди. Ә чынлыкта явыз караклар булып чыгулары ихтимал, машинаңнан колак кагарсың, ярый әле үзеңә зыян салмасалар. Бу кисәтүне дә күнел кабул итә алмый. Дөнья булгач чын-чынлап бәлага юлыгучылар да булыр. Салкында, яңгыр- кар астында кул күтәреп каршыңа чыксалар, үтеп китәргәмени? Баласын җитәкләп, мәсәлән? Мондый соравыма җавап ишетәм – күптән түгел генә бала җитәкләп чыккан ир-ат мошенник түгелмени, дип. Мошенник шул! Исемен дә беләм хәтта – Радик Шахит улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев