Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидә Юсупова: «Татар газетасы икенче сортлы түгел!»

«Безне укыткан кебек укытуны җайга салмасак, татар матбугатында көчле журналистлар булдырып булырына ышанмыйм», - ди «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы.

Шушы көннәрдә «Шәһри Чаллы» газетасы чыга башлауга 32 ел тулды. Татар иҗтимагый хәрәкәте дулкынында нәшер ителә башлаган басманың кыйбыласы бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез: ул милли кыйммәтләр сагында. Коллектив армый-талмый яңа проектларны тормышка ашыра. Быел башланган «Эх, Чаллы пятачоклары» проекты республикада да яклау тапты. Интертат электрон газетасы журналисты Гөлүзә Ибраһимова шул форсаттан «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсуповадан интервью алды.

– Резидә апа, Чаллы пятачокларын үткәрү идеясе ничек барлыкка килде? Аның элеккеге тамырлары бар дип аңларга кирәктер?

– Әйе. Элек күп җирдә татар яшьләре өчен җыелу урыннары булган. Алар гармун тарткан, җырлаган, биегән, шунда ук танышканнар, кавышканнар. Бездә ул пятачоклар бигрәк тә актуаль булган, чөнки Чаллы – үзе дә яшь шәһәр.
70нче еллар башында Чаллыда КамАЗ төзелешенә Советлар Союзының төрле почмакларыннан яшьләр җыелган, шул исәптән татар яшьләре дә. Тулай торакларда яшәгән егет-кызларның җыелып күңел ачар өчен урыннары да булмаган ул чакта. Шәһәрдә мәдәният объектлары соңрак төзелгән. Шуңа күрә яшьләр урамда җыела торган булган. Шулай «пятачок» барлыкка килгән. Ул биш тиен дигән сүздән алынгандыр диләр, чөнки кечкенә мәйданда җыелганнар. Соңрак, шәһәрдә телевидение барлыкка килгәч, дискотека, концертлар була башлагач, ул тукталган. 
30 елдан соң Чаллы шәһәр мәдәният идарәсе белән берлектә бу традицияне яңартырга булдык. Татар газетасы коллективы өчен бу – халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге.
Яңартылган пятачоклар халык күңеленә хуш килде. Мин башта уйлап йөрдем: ни өчен шулай икән, югыйсә, бездә бәйрәмнәр җитәрлек? Бактың исә, сабан туеннан да концерт карап кайтып китәбез, биемибез дә, уеннарда да сирәк катнашабыз. Пятачокта алай түгел! Анда һәркем бии, җырлый. Кем ни тели – шуны эшли, гаеп итүче юк. Элек пятачокларга йөргән кешеләр яшьлек хатирәләрен яңарта. Беренче тапкыр 27 майда җыелдык. Кеше килерме дип куркып тордык, көн дә болытлы иде. Безнең чара башланыр алдыннан аязды! Җиңү паркына алдан бардым. Эскәмиядә бер апа утыра. «Сез пятачокка килдегезме?» – дим. «Әйе, кызым, яшьлегемне сагынып килдем», – ди.

– Яшьләр киләме соң?

– Безнең максат – яшьләрне дә җәлеп итү. Соңгысында яшьләр күбрәк иде, яшь артистлар да катнашты. Алар акча да сорамый, үзләре теләп катнаша. Артур Салихов, Нияз Хәмәтшин, Илшат Хәмәдиев җырларына халык дәртләнеп биеде.
Чаллы пятачогының үз гимны да бар. Зөләйха Минһаҗева сүзләренә көй язган Илнур Гомәров аны үзе башкара. 7 июльдә булып узган чираттагы бәйрәмне «Пятачок-Сабантуй» дип атадык. Аны милли уен, биюләр белән уздырдык.

«Кайбер артистларның иҗат юлы пятачокта башланган»

– Пятачокларга татарлар гына киләме?
– Бу – татарлар җыела торган урын, әмма руслар да килде. Алар да рәхәтләнеп ял итә. Безгә Тукай, Минзәлә районнарыннан да киләләр. Гадәттә чара өч сәгать була, әмма ул гына җитми. Җитми калды диючеләр булды.

– Күпме кеше җыела?

– Беренчесенә биш йөз кеше килгән булса, соңгысына сигез йөзләп  җыелды.

– Хәзерге пятачокларда кавышучылар булырмы икән?

– Яшьләрне тарту бик ансат түгел. Пятачок мәйданында без яучы хезмәте оештырдык. Теләгән кеше үзе турында белешмә тутыра, фотога төшә, телефонын калдыра, ә без белдерүне газетада, сайтта бастырабыз. Кавышучылар булсын иде.

– Килгән кеше өчен ул ял итү урыны, ә сезнең өчен оештыру эше дә бит әле. Оештырып чыгу авырмы?

– Газетага язылу вакыты җиткәч, «Шәһри Чаллы»ны кешегә ничек күбрәк танытырга дип уйланып йөрдем. Рульдә авылга кайтып барганда кылт итеп шул идея килде. Актанышта Илдус Һадиев дигән блогер бар. Ул 30 ел элек Чаллы пятачокларында гармунда уйнап йөргән булган. Аны эзләп таптык. Үзебезнең редакция кызлары реклама роликлары ясады. Бөтен редакция белән ду килдек. Үзебезнең көч белән әзерләдек. Аның авырлыгы булмады да кебек. Мәдәният идарәсе безгә ярдәм итте: Җиңү паркында мәйдан бирде, полиция белән тәэмин итте.
Беләсезме, пятачокларга йөргән яшьләр арасыннан талантлар чыккан. Резеда Шәрәфиева, Равил Ганиев, Габидулла Хөрмәтуллин, Илгиз Закиров, Әлфинә Әзһәмова. Бик күп талантлар пятачокта танылган.

– Димәк, кайбер артистларның иҗат юлы пятачокта башланган.

– Әйе, нәкъ шулай. Чаллыда үзеңне күрсәтү өчен башка мөмкинлек булмаган, яшьләр үзләрен пятачокларда күрсәткән.

– Сез башлаган пятачоклардан артистлар чыгармы икән?

– Анысын әйтә алмыйм. Яшь артистларның сәхнәгә чыгарга чират торуы сөендерә.

«Кеше күңелен күрү журналист эше түгел, тик...»

– Газетага язылу дидегез, газетаның бүгенге хәле ничегрәк соң?

– Кызганыч, тиражыбыз зур түгел. Чаллыда басмалар да күп, радио, телевидение бар. Мин «Шәһри Чаллы»га ел ярым элек кенә билгеләндем, башта рус газетасында, аннан телевидениедә эшләдем, үземнең шәхси газетам бар иде...Соңгы елларда газета үз позицияләрен югалткан кебек, аның барлыгын оныткан кешеләр дә бар. «Татмедиа» җитәкчелеге минем алга газетаны җанландыру бурычын куйды. Шуңа тырышабыз, контент өстендә дә эшлибез. Яңалыклар кертәбез, ел башыннан газетаның җомга саны «Шәһри Чаллы кичләре» дип атала. Без анда күренекле кешеләр, язмышлар, файдалы киңәшләргә басым ясыйбыз. Параллель рәвештә шәһәрдә чаралар оештырабыз. Иң мөһиме – нәтиҗәсе бар! Кешеләрдә кызыксыну артты. Мондый чаралар хезмәткәрләремне халыкка күрсәтү өчен бер мөмкинлек тә булып тора. 

– Редакция кешенең күңелен күрергә тырыша. Ә кешенең күңелен күрү журналист эше түгел бит.

– Түгел дә бит, тик нишлик? Тик яткан таш күгәрә, диләр. Йөрмәсәң, эзләнмәсәң, үзеңне күрсәтмәсәң, тормыштан артта каласың бит.  Күптән түгел Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе грантын оттык. «Минем балам татарча сөйләшә» проектын башладык. Ноябрь аенда шәһәр күләмендә талантлы балалар белән зур чара оештырырга ниятлибез. Әлеге проект аша татар балаларының осталыкларын күрсәтергә телибез. Монда шигырь сөйләү, бию генә түгел. Бәлки бала яхшы көрәшчедер, яңа технологияләрне әйбәт беләдер, башка кеше эшли алмаганны башкарадыр. Сайлау турлары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында узачак.
Татар балалары тормышта югалып калмый. Шуны зур сәхнәдән әйттерәсем килә. Без анда гаиләләрне күрсәтергә уйлыйбыз. Нинди проблемалары, куркулары бар. Мәсәлән, кемнәрдер бала югары уку йортына керә алмый дип борчыла.

– Сез татар рухы туплана торган урын булдырасыз, ә, гомумән, Чаллыда татар рухы сизеләме?

– Чаллы – милли хәрәкәт туган, «Азатлык!» дип беренче сүз кузгаткан актив шәһәр. Монда татар теле бервакытта да кимсетелмәде. Чаллыда милли хисле халык яши. Шәһәр басмалары – «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Мәйдан» журналы – өчебез дә татар милли матбугат үзәге дип берләштек. Татар җанлы, татар дөньясында роль уйнаган шәхесләр белән һәрвакыт элемтәдә булырга тырышабыз. Халыкта да ышаныч арта кебек, безгә йөз белән борылдылар инде.

«Журналист һәм татар телен белгән укытучы бер үк түгел»

– Журналистлар җитәме?

– Бу бик авыр тема. Әзерлекле журналистлар җитми. Бәлки катырак әйтәмдер – бездә журналистларны әзерләү тиешенчә куелмаган.
Хәзерге вакытта коллективта эшләргә ашкынып торган кешеләр тупланды. Тик осталыкка ирешкән кешеләрне әзерләү өчен күпмедер вакыт кирәк. «Татмедиа» укытулар оештыра, анда кызларны җибәреп торам. Темалар турында җентекләп сөйләшәбез, аңлатам. Коллективта тәҗрибәле журналистларым да бар. Йөкнең авырлыгы аларга төшә.

– Яңа кешеләрне кайдан эзлисез?

– Теләсә кайдан. Гадәттә мәктәп укытучылары арасыннан тәкъдим итәләр, тик татар телен белгән укытучы һәм журналист бер үк түгел. Журналистның фикерләве, дөньяга карашы икенче төрле. Безне укыткан кебек укытуны җайга салмасак, татар матбугатында көчле журналистлар булдырып булырына ышанмыйм.

– Үзегез журналистикада ничә ел?

– Мин 90нчы елда «КАМАЗ»да нәшер ителүче «Нур» газетасында эшләдем. Аннан соң телевидениедә шеф-редактор булдым, аннары торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган шәхси газетамны оештырдым. Унбер ел алып бардым. Аннан соң «Татмедиа»га чакырдылар.

– Шәхси газетаны эшләү җиңелме, әллә «Шәһри Чаллы»ны алып барумы?

– Гомумән, рус газетасында җиңелрәк. Шәхси газетаны алып бару җиңелрәк, чөнки язылу оештырасы юк иде, заказ белән эшләдем. Язылу – иң авыры. Хәзер альтернатив язылуга басым ясыйм. Җитәкчеләр янына да керәм. Кире какмыйлар.

– Газетаның киләчәге юк диючеләр бар. Сез нинди фикердә?

– Алай кискен генә бетәр дип уйламыйм. Мин андый фаразлар куймыйм. Бүген монда эшлим икән, яхшы итеп эшләргә кирәк. Бер ел дәвамында эшләгән эшләрем, коллектив хезмәте, үзебезнең газета өчен миңа оят түгел.

«Телевидение престижлырак дип йөри идем»

– 30 ел эчендә журналистикадан китү турында уйлаганыгыз булдымы?

– Китәсе булсам, киткән булыр идем. Телевидениедән шулай булды. Янып беттем, җитте, дидем дә урамга чыгып киттем. Шәһәр башкарма комитеты газета оештыруны тәкъдим итте. Шуннан кинәт кенә газетага күчтем. Үзем ул турыда уйламаган да булыр идем. Телевидение престижлырак дип йөри идем. Хәзер журналистика өлкәсендә эшемне профессиональ дәрәҗәдә башкара алам дип уйлыйм.

– Хәзер дә телевидение престижлырак дип әйтер идегезме?

– Әйтмим. Алай чагыштырырга вакытым да юк. Минем алда бурыч  – «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрен, сайтын үстерү. Әлегә рейтингта бер күтәреләбез, бер төшеп китәбез. Менә шушы эзләнү чоры озакка сузылмасын иде. Без бит ун гына кеше эшлибез, әмма барыбыз да тиктормас. Тик торасы килгән кеше дә минем белән тик тора алмый. Татар газетасы икенче сорт булырга тиеш түгел.
Миңа ышанган кешеләрнең ышанычын да аклыйсы бар. Бу вазыйфага 2015 елда ук чакырганнар иде. Ул вакытта баш тарттым, үз газетамда эшли идем. 2015 елда килгән булсам, болай кызып эшли алмаган булыр идем. Татар газетасында эшләргә әзер түгел идем.
Миңа улым да йогынты ясады. Ул – шәһәр егете. Казанга укырга килгәч, татар дулкынына күбрәк керде. 

– Җитәкче буларак сез нинди?

– Мин тәртип яратам. Шул очракта гына эшнең нәтиҗәсе күренә бит. Мин күпмедер бизнес өлкәсендә дә эшләдем. «Жилой квартал» газетасын шәхси газета итеп башлаган идем. Кайбер принциплар шунда формалашкандыр. Мин килгәч, коллективтагы кайбер кешеләр китте, журналистикага бирелгән кешеләр генә калды. Мин таләпчән булсам да, кешенең хәленә керергә тырышам. Кешене сындырырга ярамый. Мин соңга калучыларны яратмыйм. Иртән планерка була, анда соңга калырга ярамый.

– Гомумән, баш редактор нинди булырга тиеш?

– Мин белмим. Үземнең «Нур» газетасында эшләгән вакытларым искә төшә. Ул вакытта тема табу авыр иде. Беренче редакторым Нәсих абый: «Бар әле, матур күлмәкләреңне күрсәтеп, урамны урап кайт», – дип әйтә иде. Мин шуннан тема табып кайта идем. Ул шундый зирәк булган. «Синең темаң юк», – дип каты әйтмәгән.

«Мин – яхшы әни»

– Сез – принципиаль җитәкче, ә нинди әни?

– Әни кеше буларак, мин – яхшы әни. Улыма 22 яшь. Казан федераль университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлады. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына белгеч итеп алдылар. Ул алдынгы карашлы, үзенә нәрсә кирәген белә торган яшьләрдән.

– Яхшы әни нинди соң ул?

– Мәсәлән, мин кешенең яхшы якларын үстерү ягында. Улым нәрсәдер эшләргә теләсә, бервакытта да: «Син аны булдыра алмыйсың», – дип әйтмәдем, киресенчә, «Булдырасың!» – дидем. Хәтта үзем эчтән бик ышанып бетмәгән вакытта да. Кеше үз көчен сынап карарга тиеш. Редактор буларак та, мин шул ук фикердә. Яшьләр үз теләге белән редакциягә килгән икән, аларга ирек бирергә, канат куярга кирәк. Танылсыннар, газетабызны танытсыннар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар матбугаты