Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда резин итекләр кияргә кирәк

Аларны дөрес сайларга өйрәтәбез.

Яз җитүгә күпләр, аяклар юешләнмәсен дип, резин итеккә күчә. Быел бу аеруча актуаль булачак, чөнки кар шактый күп яуды.

Хәзер сатуда резин итекләрнең ниндие генә юк! Төрле төстәгесе, төрле формадагысы, төрле материалдан эшләнгәннәре... Резин итекне кайдан алырга була, ул ничә сум тора – сезгә шулар турында сөйләрбез. Киңәшләр дә бирербез. 

Дөрес итеп сайлагыз

Резин итек алганда нинди материалдан эшләнүен тикшерегез. Гадәттә, аны поливинилхлоридтан (ПВХ) ясыйлар. Ул минус 10 градуска кадәр суыкка түзә. Салкында кию өчен яраклы итеккә «ЭВА» тамгасы куялар, ул этиленвинилацетат – ясалма каучуктан ясалган. Мондый итекләрнең җылы эчлеге дә була. ПВХ итекләр җиңелрәк һәм ныграк була. Температура үзгәрешләре дә зур зыян салмый. Бу итекләр бербөтен, ягъни тоташкан урыны бер генә. Димәк, ярылып китү куркынычы да азрак. Минусы – майларга, химикатларга бирешүчән.  

Силикон итекләрне дә төрле матур төсләргә манып ясарга мөмкин. Алар аякка сыланып тора. Нәзек балтырлы кешеләр өчен бу аеруча уңайлы. Сыгылмалы, җайлы, җиңел булуы белән дә башка материалдан эшләнгән итекләрдән аерылалар. Әмма силикон тырнала, тиз тишелә, кояш астында төсе саргаерга мөмкин.

Шунысы бар: балаларга резина итекне көннәр буе кигезеп йөрергә ярамый. Өч яшькә кадәр балаларга резина итекләрне бөтенләй кидермәскә киңәш ителә. Алар урынына су үткәрми торган мембраналы ботинка сайлау отышлырак. Резин итекләрдә аяк суламый. Алар аяк формасын алмый, ягъни анатомик формада түгел. 

Итекнең табаны киң булса яхшы. Андый итек кигәч бала аягына йөк тигез төшәчәк. Табанның калынлыгына да игътибар итәргә кирәк. Калынрак табанга өстенлек биргәндә баланың аягы өшемәячәк, чөнки җирдән күтәрелеп тора. Балага йөрергә уңайлы булсын өчен сыгылмалы табанлы итек алыгыз. Итекнең алды түгәрәк һәм бераз күтәрелеп торырга тиеш. Мондый итек баланың аягын җәрәхәтләнүдән саклаячак.

Нинди генә материалдан ясалса да, матур, уңайлы булса да, резин итектә аяк суламый, тирли. Эссе һәм юеш мохиттә гөмбәчекләр үрчү өчен уңай шартлар туа. Аның гөмбә авырулары, дерматит китереп чыгару куркынычы бар. Итекне өйгә кайткач җилләтеп киптерегез. Җылы эчлеген алыгыз, кирәк икән, юып куегыз.

Ничә сумга төшә?

Без Чаллының кайбер кибетләрендә булып, резин итекләрнең бәяләрен карап кайттык. 

«Леруа Мерлен»да бөтен размерга туры килгән кап-кара төстә резин итекләр саталар. Эчендә киез оегы да бар. Бәясе – 500 сум.

«Победа» кибетендә резин итекләрнең ниндие генә юк! Хатын-кызлар аеруча сап-сары төстәге итекләрне карый. 36-40нчы размердагы мондый итекләрнең бәясе 959 сум. Эчендә салдырып юа торган киезе дә бар. 

– Алдан ук хәстәрен күрергә булдык. Хәзер бәяләр әйбәт әле. Җылыта башласа, бөтен җирдән су ага башлый. Резин итекләргә дә бәяләр күтәреләчәк. Булып торсын дим. Аннары җәй-көздә бу итекләрне бакчада яшелчәләргә су сипкәндә дә кияргә була бит, – ди үзен Раилә дип таныштырган ханым. 

«Табыш» арзан товарлар кибетендә резин итекләрнең ассортименты шактый иде. Балалар өчен дә сайлау мөмкинлеге бар. Әйтик, 22-35 размерлысы (ПВХ материалдан) – 379 сум, 24-35 размердагы итекләр (ЭВА тамгасы белән) 449 сум иде. Балаларга мультфильм геройлары белән ясалганнары да тәкъдим ителгән.

Ир-атлар өчен кап-кара төстәге итек саталар. 41-45нче размерлар, эчендә киезе юк, бәясе 349 сум. Хатын-кызларныкы бераз арзанрак, 329 сум. 36-41нче размердагы итекләрнең сары, шәмәхә, янып тора торган кызыл төстә булулары да игътибарны әллә кайдан җәлеп итә. 

– «Табыш» кибетенннән үземә, иремә һәм кызым Мәликәгә дә резин итекләр алдык. Кирәге чыгачак аның, – дип сөйләде Тәнзилә ханым Мөхәммәдиева. 

Хәзерге вакытта Wildberries һәм OZON маркетплейсларыннан да кирәкле товарлар сатып алучылар шактый. Әйтик, шәһәрдәшебез Алсинә Камалова интернеттан еш файдалана. 

– Үземә резин итекләрне Kari кибетеннән кереп алдым, нибары 140 сум түләдем. Анда мин ташламалар вакытына туры килдем, үз бәясе 1399 сум иде. Минем тагын бонуслар җыелган булган, шуңа бик арзан бәягә эләктердем. Җылы эче юк, әмма бик җиңел, әзрәк үкчәсе дә бар. Нәкъ мин теләгәнчә: матур итеп бизәлгән, озын балтырлы. Хәзер бернинди язгы сулар да куркыныч түгел! Малайларыма исә итекләргә Wildberriesтан заказ биргән идем, 460ар сум булды. Сыйфаты яхшы, эчләре җылы булды, әмма бераз авыррак. Йөрергә кыен булыр микән инде... Анысын белмим... Киеп йөреп карагач күрербез инде! – дип сөйләде ул.  

Резин итек сайлаганда:

* Итекнең табанына игътибар итегез. Ул боз өстеннән таймаса яхшырак. Шулай ук табаны бөгелә торган булса, умыртка баганасына зыян килмәс.
* Итекнең үзен җентекләп карап чыгарга онытмагыз. Сыдырылган, кабарып торган урыннары булмаска тиеш. Алайса ул бик тиз тишеләчәк.
* Резин итек үзенең формасын яхшы саклый, ягъни ул киңәйми. Аякларыгыз гел җылыда йөрсен өчен калын оекбаш киеп алыгыз.
* Кайбер резин итекләр йон, киез оеклар белән бергә сатыла. Аларны алып киптерергә дә мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев