Режиссер Олег Кинҗәгулов өйләнде
Кемгә?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер Олег Кинҗәгулов өйләнде. Аның сөйгән яры «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә эшли. 24 яшьлек Гөлинә Бакирова инженер вазифасын башкара. Ул 2023 елда «Сабантуе гүзәле» бәйгесендә җиңгән иде. Яшьләр шул чарага әзерлек барышында танышканнар.
Яшь парга изге теләкләр юллап, коллектив социаль челтәрләрдә котлау урнаштырды.
Анда: «Театрыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны гаилә коруы белән ихлас котлыйбыз! Хөрмәтле Олег Мадияр улы һәм Гөлинә! Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез hәм хисләрегезне саклагыз! Гаилә бәхетегез мәхәббәт, наз hәм дәрт белән тулып торсын», – дигән юллар бар.
Фото видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев