РФ Миноборонасы Татарстанга беспилотник очуын раслады
Республикада барлык хезмәтләр югары әзерлектә.
РФ Миноборонасы Югары Осланга беспилотник очуын раслады. Аны сәгать 7:30 сизеп калып, һавада ук шартлатканнар. Исегезгә төшерәбез, бүген шул сәбәпле Казан һәм Бигеш аэропортлары рейсларны туктатты.
Куркыныч янаган очракта Татарстандагы барлык хезмәтләр дә югары әзерлек режимында, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә. Кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү өчен бөтен чаралар схемасы үтәлгән.
"Бүгенге факт буенча Югары Ослан районында хәрби әзерлек буенча тикшерүне уңышлы үттек", - дип ассызыкладылар ТР Рәис матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев