Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәхмәт Сезгә, төзүчеләр!

Төзүчеләр көне - Чаллы халкының иң яраткан җәйге бәйрәме дисәм дә ялгыш булмас. Чулман буенда матур шәһәр, бөтен дөньяга даны таралган КАМАЗны төзүчеләр яши безнең шәһәрдә. Аларны халкыбызга шәһәр бүләк итүчеләр дип тә йөртәләр. Бүгенге көндә бу тармакта эшләүчеләрнең саны 12 меңгә җитә. Шул һөнәр ияләре өчен 12 августта Яр...

Быел да Төзүчеләр көне легендар Чаллы төзүчесе, "КамГЭСэнергострой" ның беренче директоры Евгений Никонорович Батенчукның һәйкәленә чәчәк салу тантанасы белән башланып китте. Искә алу чарасына төзелеш ветераннары, әлеге тармакта эшләүчеләр килгән иде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина мемориалга чәчәкләр салдылар.

Чаллыда Евгений Батенчук исемен белмәгән кеше сирәктер. Ул КАМАЗ өчен көрәш барган 1971 елда Чаллыга килә. Моңа кадәр 6 ГЭС төзүдә, Якутиядә алмаз чыгару комбинаты төзүдә катнаша. Үзенең тырыш хезмәте, белеме, оештыру сәләте белән Чаллыда һәм Татарстанда тиз арада хөрмәтле кешегә әйләнә. Ул "КамГЭС" та 25 ел эшли. Татарстанның,Якутиянең һәм Россиянең атказанган төзүчесе, Социалистик хезмәт герое исемнәренә, бик күп орден-медальләргә лаек була. Вафатыннан соң, исемен мәңгеләштерү максатыннан, "Энергетик" мәдәният сарае янына һәйкәл куела. Төзүчеләр көнендә җитәкчеләр, аның шәкертләре килеп Евгений Батенчукны искә алалар.

Аннары бәйрәм чаралары Яр Буе паркы мәйданында дәвам итте. Чаллыбызда 40нчы тапкыр үткәрелүче бу бәйрәм бик күңелле һәм оешкан төстә узды. Бүгенге көндә калабызның төзелеш өлкәсендәге 100дән артык предприятиедә 12 мең кеше эшли. "Камгэсэнергострой", "Домкор", "Профит", "Евростиль" һәм башка предприятиеләрдә хезмәт куючылар флаглар күтәреп мәйдан тирәли үттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр төзелеш оешмаларында җитештерелгән товарлар күргәзмәсен, "КАМАЗ-Мастер" командасының ярыш машиналарын да карап хозурландылар.

Төзелештә эшләүчеләрне, тармак ветераннарын котларга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килгән иде.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең чыгышында: "Бүген ярты миллионлы шәһәр төзүчеләр көнен билгеләп үтә. Яр Чаллы шәһәре үзенең хезмәт тарихын төзүчеләр исеме белән башлады. Бүген без гражданлык һәм сәнәгать төзелеше тармагында эшләгән ветераннарга шәһәр җитәкчеләре һәм халкыбыз исеменнән өчен рәхмәт әйтәбез", - дип изге теләкләрен ирештерде.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев исә чыгышын тарихтан башлап җибәрде. "1964 елда Чулман буена Түбән Кама ГЭСын төзергә кешеләр килде. Алар меңләгән торак йорт, Чулман буендагы ак шәһәр, "КАМАЗ" заводы, шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасы предприятиеләрен төзеделәр. Бүгенге матур шәһәр - хөрмәтле төзүчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе", - дип ул министр Ирек Фәйзуллин исеменнән төзүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Чаллы төзүчеләре һәрвакытта үз эшләренең осталары булдылар, без алар белән горурланабыз. Соңгы елларда төзелеш комплексы танымаслык булып, уңай якка үзгәрде. Без моңа кадәр күрелмәгән биеклекләргә ирештек. Армый-талмый тырыш хезмәтегез белән Чаллыбызны бизәгәнегез өчен зур рәхмәт, Сезгә", - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Традициягә тугры калып, бу юлы да төзелеш алдынгыларына Наил Мәһдиев, Юрий Аляшев һәм Әлфия Когогина дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары тапшырдылар.

Чаллыда тагын бер матур традиция барлыкка килде. Төзелештә эшләгән иң уңган хезмәткәргә алтын мастерок тапшыру. Шәһәребезнең Мактаулы гражданины, Социалистик хезмәт герое Радик Җәләев "Үз эшенең остасы" бәйгесендә җиңгән электр белән эретеп ябыштыручы Регина Гыйльмановага алтын мастерок тапшырды.

Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм кунакларын шәһәребез артистлары, иҗат коллективлары котлады. Автор-башкаручы Фирдүс Тямаев җырлый башлагач, бар халык мәйдан уртасына биергә чыкты. Фирдүс сәгать ярым вакыт эчендә үзенең иң матур җырларын башкарды. "Премьер-министр" төркеменең чыгышы да шәһәрдәшләребез күңеленә хуш килде.

Төзүчеләр көне искиткеч матур салют белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручылар да, аны карарга килүчеләр дә күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Зилә Габдулиина, буяучы:

- Мин төзелештә буяучы булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Төзүчеләр көнен ел саен көтеп алам. Аллага шөкер, быел бәйрәмебез бик матур узды. Безгә шундый матур чара бүләк итүчеләргә бик зур рәхмәт.

Ринат Сафин, прораб:

- Үзем Түбән Камада яшәсәм дә, ел саен гаиләм белән Чаллыга төзүчеләр көненә килеп, рәхәтләнеп ял итеп китәм.

Диләрә Гыйльфанова, сәүдә хезмәткәре:

- Бәйрәмдә салют искиткеч матур булды. Киләчәктә дә гүзәл шәһәребездә барлык милләт вәкилләре белән дус, тату яшәргә язсын иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев