Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Риелтор Светлана Газетдинова: «Фатирлар арзан булмаячак»

Ни өчен? Бүген нинди ипотекалар бар? Белгеч сөйләде.

Ипотекага фатир алырга теләүчеләргә нәрсәләр белергә кирәк? Хәзер алыргамы яки "яхшы вакытлар"ны көтәргәме? Бу сорауларны Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдиновага бирдек.

- Светлана ханым, 1 июльдән фатир бәяләре дә, ипотека ставкалары да артты. Яшәү шартларын яхшыртырга теләүче Кешеләргә нишләргә? 
- Әгәр фатир алырга ниятләгән икән, яхшырак вакытлар җиткәнен көтеп ятасы түгел. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу эшне соңгарак калдыручылар 8%лы дәүләт программасыннан да колак какты. Аннары, гадәттә, бер күтәрелгәч, бәяләр кире төшми. Булса да, ул инде элеккечә арзан булмый. Бүгенге көндә Чаллыда икенчел торакның квадрат метры уртача 100-120 мең сумнан сатыла. Төзелеп килгән йортларда - 170 меңгә кадәр җитә. Премиум саналган йортларда ул тагын да югары. 

- Ипотека ставкаларына килгәндә, алар кабат төшәргә дә мөмкинме? 
- Тиз арада гына кискен үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Үзәк банк ставканы төшергән очракта, кеше рефинансирование ясата ала. Рефинансирование ул – булган кредитны ябар өчен яңа кредит алу. Аның ставкасы түбәнрәк була. Шулай ук рефинансирование алганда кредитның срогын озайтып, ай саен түләнәсе акчаның күләмен дә киметеп була. Һәрхәлдә әлегә бу мөмкинлек саклана. Клиент ярты елга бер тапкыр рефинансирование ясатыр өчен банкка гариза яза ала. Ипотека биргән банк моңа бармый икән, аны башка банкта да эшләргә мөмкин. 

- Бүгенге көндә ставканың күләме нинди?
- «Үзәк банк» 18% дип бирә. Әмма төрле банкта ул төрлечә. Мисал өчен, «Сбербанк»та бүген ставка 22,6%тан.«Ак барс»та 18,4%тан башлап. Ул милекнең төренә карый. Фатирларга процент бер, шәхси йорт өчен - икенче, коммерция милегенә - өченче. 

- Хезмәт хакы күчкән банкка мөрәҗәгать итү отышлыракмы? 
- Бу очракта банк күпмедер күләмдә процентны киметергә мөмкин. Якынча ул 1% тирәсе. Моннан тыш, ипотеканы электрон теркәү, иминиятләштерү, билгеле бер сайттан милек сайлап алу - ставканы киметү коэффициентына йогынты ясый. Шулай ук «ставканы сатып алу» дигән әйбер бар. Аның шартлары һәр банкта төрле. Бүгенге көндә боларның бөтенесен кулланган очракта 16% белән ипотека алу мөмкинлеге бар. Тик шунсын истә тотарга кирәк, бу бик сирәк кешеләргә генә бирелә. 

- Бүгенге көндә нинди кулай ипотека программалары бар? 
- Гаилә ипотекасы сакланып килә. Аннан 6 яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләләр файдалана ала. Ул 6% белән бирелә. Шулай ук 5%лы IT ипотека гамәлдә. Шунысы мөһим, СВОда катнашучылар өчен дә махсус программа бар. Ул һәркем белән аерым карала. 

- Риелтор хезмәте бүгенге көндә күпме тора? 
- Фатир сатып алганда риелтор хезмәтеннән кулланучылар 100 мең түли. Бәяләр чыннан да артты. Аның күләме стандартларга туры китереп билгеләнә. Чөнки милекнең бөтен юридик ягын тикшерү, документларны әзерләү, нотариус хезмәте, чеклар – бөтенесен дә  риелторлар үз җаваплылыгына ала. Хәзер банкротлык дигән бик куркыныч нәрсә бар. Әгәр фатир алганда милек тиешенчә тикшерелми кала икән, кеше акчасыз да, фатирсыз да калырга мөмкин. Ипотека алганда риелторның хезмәте 50 мең белән бәяләнә. Шунсын истә тотырга кирәк, кайбер агентлыкларда риелтор хезмәтен милек сатучы белән сатып алучы бүлешеп түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев