Римма Мөхәммәтҗанова: «ЗАГСка үзем рульдә бардым»
Кияү егете, туй балдагы, кунаклар, үзенчәлекле бүләкләр турында «Шәһри Чаллы» кәләшнең үзеннән сорашты.
23 август көнне Чаллы мэрының матбугат хезмәте бүлеге (мәгьлүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе) җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова кияүгә чыкты. «Бу көн килеп җитте! Туебыз көне! Котлауларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!» – дип язды ул үзенең телеграм-каналына. Посттагы видеода күпләр беренче тапкыр аның тормыш иптәшен күрделәр.
Римма Мөхәммәтҗанова инде 8 ел Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтен җитәкли, спорт белән шөгыльләнә, дөрес туклана, заманча киенергә ярата һәм социаль челтәрләрне алып баруның бар нечкәлекләрен белә. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турында да ул иң элек үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. Март аеннан бирле кияү егете белән дә аз-азлап шунда таныштырса да, аның исемен туй көнне генә әйтте.
– Тормыш иптәшем Михаил белән очраклы гына, кафеда таныштык. Ул офицер, Чечен сугышында катнашкан, тумышы белән Мәскәүдән, бүгенге көндә «КАМАЗ»ның бер бүлегендә эшли. Үзен күрсәткәнне бик яратмый, шуңа һәрчак кадр артында булды. Чаллыны ярата, әти-әниләрем белән уртак тел тапты, мэр эшчәнлегенә хөрмәт белән карый һәм, ниһаять, туйда Наил Гамбәрович белән якынрак танышты.
Күпләрнең сораячагын белеп, алдан әйтәм, фамилиям Мөхәммәтҗанова булып калачак. Моны Михаил тәкъдим итте. Икебез дә күп эшлибез, соңгы арада командировкалар да күп булды, шуңа туйны зурдан купмыйча оештырдык. Ак күлмәгемне дә соңыннан да киярлек фасонлысын сайладым (сүз уңаеннан, туйдагы бар киемнәрем Чаллыда җитештерелгән), фатамны да туйга бер көн кала гына алдым. ЗАГСка ак төстәге үз машинамда килдек, үзем рульдә идем. Бик уңайлы. Туй балдакларыбызны бер үк коллекциянекен сайладык. Минеке – кара бриллиантлар белән бизәлгән традицион алтыннан, иремнеке – сапфирлар белән бизәлгән ак алтыннан.
Кулымдагы туй букетына игътибар иттеләр, ул бодай башакларыннан җыелган иде. Бу – туклык, бәрәкәт, муллык, иминлек билгесе. 33 башактан торган кечкенә «букет»ларны кунакларга да тараттык.
Якын дусларым, туганнарым Мәскәү, Ростов, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән җыелды. Бүләкләр арасында тату гомер итәргә өйрәткән китап та, исемнәребез чигелгән урын-җир дә, Кытайлыларга хас традициядә, затлы металлдан ясалган рәсем дә, шаян даруханә дә («боекканнан, ялкаулыктан дару» кебек язулары булган тартмалардан – ред) балаларга тапшырыр өчен үзең язарга тиешле китап та бар иде. Без дә кунаклар өчен кызыклы «күчтәнәчләр» әзерләдек. Михаилның тәкъдим ясаганын тиз генә видеога төшереп алган идем, ул дулкынланса да анда үзен шундый ихлас тотты, шул мизгелләрне бергәләп карадык. Безнең кәләш ягы, үзебезнең татар традициясе буенча, кунакларны каклаган каз, бал-май белән сыйлады, – дип уртаклашты Римма Мөхәммәтҗанова.
Туйны Артур Королев алып барган, Илнур Гомәров, Илзирә Ибраһимова җырлары белән бизәгән. Сентябрь урталарында яшь пар туй сәяхәтенә барырга хыяллана. Алар фикеренчә, Россиядә моның өчен матур урыннар бик күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев