"Рәхим итегез, сыерчыклар!"
Чаллыдагы 150дән артык мәктәп укучысы әлеге исемдәге экологик акциягә кушылды. Волонтерлар елына һәм Экологик куркынычлылыктан яклау көннәренә багышланган чарада шәһәрнең 25 мәгариф учреждениесе катнашты.
Акция кысаларында "Кошлар өчен иң яхшы оя" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде, "Балыкчы карчыга – 2018 ел кошы" плакатлар һәм "Кошлар турниры" интеллектуаль бђйгелђре уздырылды. Уен форматында укучылар экологик станцияләрне узды, кошлар турында табышмакларга җавап эзләде, сорауларга җавап бирде һәм табигатьне саклау темасына биремнәр үтәде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләп узганча, мондый акцияләрнең бурычы – кошларны саклауның әһәмиятле булуын аңлауны формалаштырудан гыйбарәт. "Сыерчык ояларын әзерләү һәм урнаштыру, конкурслар һәм акцияләр уздыру юлы белән без балаларга табигатьне саклау эшчәнлегендәге гамәли күнекмәләрне сеңдерәбез", – дип ассызыклады алар. Шәһәрнең экология акциясе йомгаклары буенча җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм грамоталар белән билгеләп уздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев