Россия чемпионы талпан кадалудан үлгән
Аңа 17 яшь булган.
Туплы хоккей буенча Россия чемпионы Евгений Хвалько талпан кадалудан вафат булган. Аңа 17 яшь иде.
«Талантлы хоккейчыбыз талпан энцефалиты китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булды», - дип хәбәр итте Россия туплы хоккей федерациясе матбугат хезмәте.
Евгений танылган хоккейчы һәм "Кузбасс" клубы тренеры Евгений Хвальконың улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев