Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор: «ОРВИ, грипп чигенә башлады дип сөенмәгез»

Белгечләр яңа статистика белән таныштырды.

Чаллыда респиратор вируслар белән авыручылар саны 21%ка кимеде. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге белгече Наилә Әгъзамова хәбәр итте. Узган атнада шәһәр шифаханәләренә 2700дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 54ендә грипп ачыкланган.

"Авыручылар саны эпидемиологик чиктән 10%ка түбәнрәк. Әмма бу вируслар чигенә башлады дигән сүз түгел. Узган атнада һава торышы чагыштырмача җылы булды. Грипп, ОРВИ һава торышына бәйле. Җылы булганда авыручылар кими. Бу атнада тагын салкыннар булачак. Статистика кинәт үзгәрергә мөмкин", - ди белгеч Наилә Әгъзамова. 

Теркәлгән авыручылар арачында 54 %ны балалар тәшкил итә. Табибларга 1500гә якын бала мөрәҗәгать иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев