Россия Президенты Чаллыга кагылышлы указга кул куйды
Бу уңайдан истәлекле чаралар оештырылачак.
Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга – 400 ел һәм беренче КАМАЗ машинасы чыга башлауга 50 ел тулуны билгеләп үтү турындагы указга кул куйды. Бу уңайдан истәлекле чаралар 2026 елда үткәреләчәк. Киләсе өч айда бу максаттан оештыру комитеты төзеләчәк һәм аның составы билгеләнәчәк.
Рафкат Бильданов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев