Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия төзелеш министрлыгында шәһәрдәшләребезне бүләкләделәр

Алар - “Иң яхшы ишегалды” бәйгесендә җиңүчеләр

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Бөтенроссия “Иң яхшы ишегалды” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Алар арасында Чаллыдан ТОС рәисләре дә бар. 

27нче комплексның “Надежда” территориаль үзидарә советы (ТОС) рәисе Венера Наумкинага “Ишегалларны үзгәртүдә креатив-инновацион киңлекләр” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом тапшырылды. 

25нче комплексның “Светлый” ТОС рәисе Любовь Паньшина “Ишегалды һәм ишегалды яны территорияләрен төзекләндерү” номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Бөтенроссия “Ә безнең ишегалдында” проектында катнашкан “51нче комплекс” ТОСы рәисе Дилә Гаязова сертификатка ия булды.

 “Иң яхшы ишегалды” проектлар конкурсы Мәскәүдә үтте. Читтән торып катнашу этабына 78 төбәктән 800 гариза килгән. Урындагы этапта 200 кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев