Россия халкына Төркиядә куллану өчен виртуаль карта кулланышка керә
Аны ничек тулыландырырга?
Төркиядә лира белән түләр өчен россиялеләр виртуаль карта рәсмиләштерә алалар.
Бу – Troy түләү системасы. Исәп-хисап счетын Россия банкларындагы счетларыннан СБП аша тулыландырып булачак.
«App Store һәм Play Market кушымталары кибетендә Letim кушымтасы барлыкка килде. Аның ярдәмендә Россия туристлары Төркиядә товарлар һәм хезмәтләр өчен түли алалар, QR-код ярдәмендә Төркия банкоматларыннан лира да алып була. Кушымта Troy төрек түләү системасының виртуаль картасын ача, аны СБП аша тулылындырып була», – дип хәбәр итте «Коммерсант» газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев