Россиядә чыпчыкларны исәпкә алу тәмамланды
Татарстанда акция барышында 6948 чыпчык теркәлгән.
Бу эштә 401 кеше катнашкан. Алар кошларны табып фотога төшергән, GPS ярдәмендә координаталарын билгеләгән һәм мәгълүматларны проект сайтына тапшырган.
Исәпкә алуда Чаллы халкы да актив катнашкан, сайтка мәгълүматны шулай ук Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш районнарында яшәүчеләр дә урнаштырган.
Акция нәтиҗәләре: Россиянең 87 төбәгендә 14 194 күзәтү үткәрелгән; 322 426 чыпчык исәпкә алынган. Россиядә кошлар популяциясен саклау буенча, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча да эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев