Россиядә дизель ягулыгы экспортына тулы тыю кертелде
РФ Хөкүмәте шундый карар кабул итте.
Бу карар эчке базарга товарлар китерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Александр Новак Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсендә.
Элегрәк РФ Хөкүмәте дизель ягулыгы экспортына аны җитештерүчеләргә вакытлыча тыю тараткан иде. Чикләү хөкүмәтара килешүләр кысаларында гамәлгә ашырыла торган китерүләргә кагылмаячак.
Моңа кадәр Россиядә дизель ягулыгы экспортын аны җитештерүче булмаган компанияләр өчен генә тыю гамәлдә булган. Кабул ителгән карардан соң чикләү базарның барлык катнашучыларына да кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев