Россиядә «Евро-3» стандартлы бензин чыгарыла
Яңалыклар тасмасы

Россиядә «Евро-3» стандартлы бензин чыгарыла

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган карардан күренгәнчә, мондый ягулык бары тик эчке базар өчен генә билгеләнгән. Ул ЕАЭС базарында продукция әйләнешенең бердәм билгесе белән тамгаланмый.
Шул ук вакытта «Евро-3» бензины әйләнеше нефть чималын эшкәртүгә таныклыгы булган нефть эшкәртү заводларына һәм нефть базаларына гына рөхсәт ителә (РФ Салым кодексының 179.7 маддәсе нигезендә).
Документта шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә ягулык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча кайбер чаралар турында»гы  2025 елның 12 октябрендәге 725 номерлы Указы нигезендә каралган чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән диелгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бензин бәя акча арту азс Михаил Мишустин

Нет комментариев