Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә яңа йогышлы чир ачыкланган

Ул Кытайда меңәрләгән балага йоккан.

Роспортербнадзорда: «Россиядә микоплазма инфекциясе очраклары теркәлде. Кытайда бу инфекция аркасында 3-7 яшьлек меңәрләгән бала авырый», – дип хәбәр иттеләр. 

Әлеге инфекция Пекинда котыра, Тяньцзинда балалар хастаханәсенә көненә 13 мең нәни пациентны кабул итә. Кытай Халык республикасы Сәламәтлек саклау комиссиясендә  мондый күрсәткечләрне рекорд дип бәялиләр. 

Россииядә әлегә санаулы очраклар гына теркәлгән, әмма Санкт-Петербургта балалар арасында авыручылар арткан. Микоплазма пневмониясе очраклары да бар. 

«Микоплазма инфекциясенең билгеләре түбәндәгеләр: кешенең еш кына тән температурасы күтәрелә, озакка сузылган ютәл барлыкка килә, арыганлык, хәлсезлек күзәтелә. Чир дулкын сыман да узарга мөмкин. Ике-өч атна эчендә авыруның хәле яхшыра, бала мәктәпкә яисә бакчага барып, башкаларга да чир йоктырып кайтырга мөмкин», – ди табиб Гөлсәрия Абдуллина. 

Белгечләр әйтүенчә, микоплазма инфекциясе кайсыбер антибиотикларга каршы тора ала. Чир сулыш юллары зарарланудан алып бәвел-җенес системасы белән бәйле өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин. 

Россиянең халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский әйтүенчә, бездә дә балалар арасында авыручылар арта. Роспотребнадзорда Россиядә респиратор авырулар белән бәйле хәл контрольдә дип ышандыралар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига афәт йогышлы авырулар