Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының танылган ГАИ инспекторы вафат

Аңа 51 яшь иде.

Кайгылы хәбәр килде. Чаллыда яшәүче Россиянең иң яхшы автоиснпекторы, офицер Юрий Гарькавый вафат булды. Соңгы елларда ул яман шеш белән көрәште. Шәһәрдәшләр аңа мөмкин кадәр ярдәм иттеләр. Дәвалану өчен 467 мең сум акча җыйдылар. Тик чир көчле булып чыкты. Бүген төнлә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең реанимация бүлегендә Юрий Александровичның йөрәге туктады.

Улы Александр Гарькавый әйтүенчә, 23 июньдә әтисе инсульт кичергән, нәтиҗәдә башына кан сауган, кичә комага киткән булган... 

Юрий Гарькавый Россия күләмендә танылган инспектор. 2005 елда ул һөнәри осталык буенча Россия конкурсында катнашты. Көрәш алымнарын, пистолеттан ату һәм югары тизлектәге йөк машинасын фигуралы йөртү буенча югары нәтиҗәләргә иреште. Илнең 87 инспекторы арасында иң яхшы дәүләт автоинспекторы исемен алды. 

Юрий Гарькавый белән хушлашу 28 июньдә 11 сәгатьттә морг бинасы янында була. 

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем Лучший инспектор ГАИ России