Россиянең халык артистлары Чаллыга шаккатканнар
Алар Чаллыга беренче тапкыр килделәр.
Чаллыга беренче тапкыр Мәскәү дәүләт академия Кече театры гастрольгә килде. Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы кысаларында әлеге дәрәҗәле коллектив Чаллы тамашачысына 4 көн дәвамында «Пиковая дама» һәм «На всякого мудреца довольно простоты» спектакльләрен күрсәтә.
«Бөтенроссия гастроль-концерт планы буенча шәһәрдәшләребез әлеге коллективның чыгышын карау бәхетенә иреште. Юкса, Кече театрны Чаллыга чакыру, кешеләргә Мәскәүгә барып карау да бик кыйммәткә төшәр иде. 60тан артык кеше, 3 фура декорация (аның берсе киемнәр) алып килделәр. Барлык чыгымнар Россия бюджетыннан түләнә. Кече театрның Татарстандагы Зур гастрольләре Чаллыда башланды. Коллектив Чаллы, Әлмәт, Казанда барлыгы 12 спектакль күрсәтә», – ди «Мастеровые» рус драма театры директоры урынбасары Наталия Матиос.
«Пиковая дама» спектакле алдыннан Россиянең халык артистлары Людмила Титова белән Александр Ермаков белән сөйләшеп алдык.
«Мин 2,5 сәгать трамвайда шәһәр буйлап сәяхәт иттем. Проспект буйлап бик матур йортлар төзелеп киткән. Йортлар, урамнар, тәрәзәләр чип-чиста. Әйтерсең аларны махсус машина белән юдыртканнар. Кешеләр белән аралаштым, аларның елмаюларына гаҗәпләндем. Безгә нигә Чаллыга барасыз дип, бу шәһәрне яратмыйча сөйләгәннәр иде. Мәскәүгә кайткач мин: «Чаллы бик матур шәһәр, биредә иң матур кешеләр яши, монда гастрольләребез искиткеч дәрәҗәдә узды» дип сөйлиячәкмен», – диде Александр Ермаков шәһәрдән алган тәэсирләре турында.
Людмила Титованы Чаллының шау чәчәктә булуы, биредә мөлаем, ярдәмчел кешеләр яшәве гаҗәпләндергән.
«Иҗат дәверендә бик күп шәһәрләрдә гастрольләрдә булдык. Әмма мондый матур театр бинасын күргәнебез булмады. Театр каршындагы спектакльләрнең геройларының сыннары, зал диварындагы битлекләр урынлы, гримм бүлмәләре, тамашалар залы бик уңай», – диделәр алар.
А. Пушкин әсәре буенча куелган «Пиковая дама» спектаклен исә Чаллы тамашачысы артистларның оста уйнавы, кыйммәтле декорация, артистларның затлы киемнәре өчен яратты. Сүз уңаеннан, спектакльгә киемнәрне танылган кутюрье Вячеслав Зайцев уйлап тапкан.
«Пиковая дама» спектаклендә Россиянең халык артиситлары Людмила Титова (Графиня), Александр Ермаков (Чекалинский), Александр Вершинин (Князь Томский), артистлар Ольга Жевакина (Лиза), Владимир Алексеев (Германн), Наталья Хрусталева (Маша), Сергей Видинеев (Дворецкий) һәм башкалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев