Россия Үзәк банкы пенсияләрне "Мир" карталарына мәҗбүри күчерү вакытын ярты елга кичектерде.
527
0
Пенсия элекке картага киләчәк
Россия Үзәк банкы пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне "Мир" карталарына мәҗбүри күчерү вакытын яңадан 2021 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр кичектерде.
Үзәк банк коммерция банкларына "Мир" карталарын чыгару һәм аларны мөмкин булганча клиентларга (карта хуҗасына) тапшыру мәсьәләсендә дистанцион рәвештә аралашырга киңәш итте. Картаның срогы чыккан очракта банкларга түләүләрне 1 июльгә кадәр дәвам итәргә киңәш иттеләр.
Социаль түләүләрне "Мир" карталарына күчерү инде берничә тапкыр кичектерелде, шул исәптән, коронавирус пандемиясе фонында. Соңгы тапкыр “Мир” картасына тулысынча күчү вакыты 2021 елның 1 гыйнвары дип билгеләнгән иде.
Үзгәрешләр пенсияләргә генә түгел, стипендияләргә, эшсезлек буенча түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә һәм балалар пособиеләренә дә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев