Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә «Имин юллар» онлайн-олимпиадасына старт бирелде

Ноябрьдә Учи.ру белем бирү платформасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды.

Анда илнең 85 субъектыннан 1-9 сыйныф укучылары катнаша.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган чараны оештыручылар - РФ Транспорт министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, шулай ук «Илкүләм приоритетлар» автоном коммерцияле булмаган оешма.
Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы икенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел анда 85 регионнан 2,2 миллионнан артык 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Чараның популярлыгы балалар белән профилактик эшнең актуальлеген күрсәтте: елдан-ел хәрәкәт интенсивлыгы арта, илнең юл челтәре киңәя, шуңа күрә мәктәп укучыларында юлларда куркынычсызлык культурасын формалаштыру Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм педагоглар өчен мөһим бурыч булып тора.
Олимпиада 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биремнәрне өй шартларында мөстәкыйль рәвештә яки ата-аналар белән бергә башкарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада