Россиядә коронавирустан иммунитеты булган кешеләр саны билгеле
Яңалыклар тасмасы

Россиядә коронавирустан иммунитеты булган кешеләр саны билгеле

Россиядә яшәүчеләрнең 20-70 процентында коронавируска каршы иммунитет бар. Бу сан төбәкләргә бәйле. Бу турыда табиб-инфекционист Евгений Тимаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, статистикага коронавирусның раслаган очраклары гына кертелгән.

«Факт буенча төбәккә карап халыкның 20-70 процентында коронавирус инфекциясеннән иммунитет бар, әмма эпидемия процессын контрольдә тоту өчен бу гына җитми», — диде Тимаков «Россия 24» телеканалы эфирында.

Вирус җиңел йогу сәбәпле, авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный, диде эксперт.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев