Россиядә машинадан чүп ташлаган өчен ничә сум штраф яный?
591
0
Хәзер Россиядә автомобильдән чүп ташлап калдырган кешеләргә автомобилен конфискацияләү мөмкинлеге белән 200 мең сумга кадәр штраф яный. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шул турыдагы канун имзалады, дип яза "Татар-информ".
Документ нигезендә, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен штраф салына: гражданнарга – 10-15 мең сум, вазифаи затларга – 20-30 мең сум, юридик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.
Транспорт чарасын конфискацияләү дә каралган. Бу кагыйдәләрне кабат бозган кешеләргә яный.
Әгәр бу кагыйдә йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылмалар ярдәмендә бозылса, штраф күләме арта: гади гражданнар өчен – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 120 мең сумга кадәр һәм шулай ук йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев