Россиядә VPN кулланган өчен җаваплылык кертергә җыенмыйлар
Яңалыклар тасмасы

Россиядә VPN кулланган өчен җаваплылык кертергә җыенмыйлар

Июнь башында Роскомнадзор Россия территориясендә VPN-сервислар эшен чикләве турында билгеләп үткән иде.

Россиядә VPN-сервислардан файдаланган өчен җаваплылык кертү турында фикер алышмыйлар. Федерация Советының конституция законнары комитеты рәисе Андрей Клишас шул турыда белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«VPN кулланган өчен җаваплылык юк һәм аны кертү турында фикер алышмыйлар», – дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Июнь башында Роскомнадзор РИА Новостига Россия территориясендә VPN-сервислар эшен чикләве турында билгеләп үткән иде. Мондый сервислар РФ законнарын боза дип бәяләнде.

Россиядә 2017 елдан башлап VPN-сервисларны һәм анонимайзерларны куллануны тыю турында закон гамәлдә. Аларны илдә тыелган мәгълүматлардан файдалану өчен кулланырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет

Нет комментариев