Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиялеләргә көнкүреш техникасын һәм компьютерларны ташлауны тыячаклар

Россиядә 2022 елның 1 мартыннан башлап чүп контейнерларына көнкүреш техникасын, компьютерларның системалы блокларын, платалар һәм каты дискларны ташлау тыелачак. Бу предметларны утильләштерүгә тапшырырга кирәк булачак. Әлеге нормаларны Табигать министрлыгы тәкъдим итте, дип яза "Парламент газетасы".

Басма билгеләп үткәнчә, 2021 елдан Россиядә 182 төр товарны, шул исәптән терекөмешле лампаларны, термометрларны, шиналарны, телефоннарны һәм аккумуляторларны чыгарып ташлау тыела. Хәзер бу исемлек калдыкларның яңа алты төркеме белән тулыланачак.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, чүп контейнерларына шиналарны, төзелеш калдыкларын, агач һәм куакларны, үләнне, химик матдәләрне, медицина калдыкларын һәм башка предметларны чыгарып булмый. Мебельне гадәти бакка түгел, ә эре габаритлы калдыклар өчен мәйданчыккатапшырырга кирәк. 1 марттан җыю пунктларына, турыдан-туры чүп операторларына яки кибетләргә, көнкүреш техникасын һәм компьютерларын тапшыру пунктына илтеп бирергә туры киләчәк.

Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга штраф та каралган. Гражданнар өчен штраф 4 мең сумка кадәр булса, компанияләр өчен 100-500 мең сум тәшкил итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар