Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россотрудничество җитәкчесе белән Татарстан Президенты хезмәттәшлек турында сөйләште

Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты.

Татарстан Хөкүмәте Йортында әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Россотрудничество арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча алга таба адымнарны билгеләделәр, шулай ук катлаулы эпидемиологик хәл шартларында ватандашлар белән гуманитар хезмәттәшлекнең һәм элемтәләрне ныгытуның яңа рәвешләре турында фикер алыштылар, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россотрудничество ярдәме белән күп кенә зур чаралар узды. Алар арасында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, мәдәниятара диалог буенча Казан форумы һәм башкалар бар. Моннан тыш, оешма Татарстанның халыкара эшчәнлек алып баруына ярдәм итә.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика алга таба да Россотрудничество проектларында актив катнашырга тели һәм Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.

Очрашуда шулай ук элегрәк Азәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеген — Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров катнашты. 2018 елда Мисырда Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе урынбасары — Александрия шәһәрендә Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры итеп Марат Гатин билгеләнгән иде, моңа кадәр ул ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары булып эшләде.

Татарстанга ике көнлек визиты барышында Россотрудничество делегациясе ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды һәм Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, шулай ук Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булды, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев