Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатин: «Монда СВО темасыннан онытылып торалар»

«Шәһри Чаллы» танылган волонтерны биетте.

«Пятачок»тан беркемнең дә әле биемичә кайтып киткәне юк. Бу юлы танылган волонтер, эшмәкәр Рөстәм Гатинны да сәхнәгә чыгарып биеттек. Халык аны алкышлады. «Кызып китсә, солдат боткасын да ашатырга мөмкин ул», - дип шаяртты алып баручы. Чыннан да, Рөстәм Равил улы шундый ул. Аны шәһәрдә генә түгел, бөтен республикада беләләр. Авыр хәлдә калган кешеләрне ашатучы - «Приют человека» проекты җитәкчесе ул. 2 ел ярым дәвамында волонтерлары белән бергә Лисичанскида яшәүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. 4 млн кешене ашаттылар! «Пятачок»ка килеп эләгүе очраклы. Яңгырдан куркып палаткалар эзли идек. Шалтырата торгач, Рөстәм Гатинга килеп чыктык. Ярдәм итәргә теләп алынды ул: палаткаларны үзе корды, үзе җыйды. Шул арада аның белән сөйләшеп алдык. 

-    «Пятачок»та сез беренче тапкыр. Хис-тойгыларыгыз нинди?
-    «Пятачок»лар турында әти-әни сөйләгәннән генә ишетеп белә идем. Сез үткәргән пятачокны күргәч, шаккатым. Дөресен әйтәм, үземне әти-әни урынында хис иттем. Монда килгән кешеләрне күргәч тагын да сөендем. «Приют человека» проекты кысаларында ярдәм алучы кешеләребез дә монда икән. «Пятачок»тан башка алар кайда очрашыр иде микән? Өлкән яшьтәгеләргә җыелышып күңел ачу өчен  шәһәрдә чаралар юк диярлек. 

-    Шулай, «Пятачок»ны көтеп алалар...
-    Монда танылган, атказанган, халык артистлары да килә. Шуңа да «Пятачок»ның дәрәҗәсе артты. Әлеге чараны «Шәһри Чаллы» коллективы - дусларымның оештыруы күңелгә тагын да җылылык өсти. «Пятачок»
проекты үссен, тамашачылары артсын, партнер-спонсорлары да күп булсын. Артистлар катнашыр өчен чират торсыннар дигән теләктә мин. 

-    Рәхмәт. Шулай да, кайберәүләр: «Авыр вәзгыятьтә җырлап-биеп бәйрәм итеп ята торган чак түгел», диләр. 
-    Монда бәйрәм итмиләр бит. «Пятачок»ны мин бердәмлек чарасы дип атар идем. Бирегә өлкән яшьтәгеләр җыела. Алар заманында шәһәр, җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән. Хәзер хезмәтләренең рәхәтен күрер чаклары. Ачык һавада шундый бушлай концертлар оештырмасаң, беркайчанда бердәмлеккә ирешеп булмый. Нәкъ монда алар күңелләрен бушаталар, хәтта СВО темасыннан әз генә булса да онытылып торалардыр. Монда безне дә чакыралар, искә алалар, зурлыйлар. «Пятачок»ка килгән халык кәефен күтәреп, канатланып кайтып китә. Беләсезме, фронтта да бит музыка яңгырый. Шуңа күрә мондый чараларны үткәрүне тыярга һәм туктатырга ярамый.
Кемдер хәрби хезмәт куя, кемдер пешерә, кемдер ашата, кемдер дәвалый, ә кемдер җырлый. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Ул аны җиренә җиткереп башкара икән, хуплыйсы гына кала. 

-    Хәзер нинди эшләр белән мәшгульсез?
-    Мин инде 26 ел буе кеше ашатам. 26 елдан соң да бу эшемнән аерылырлык сәбәп табылмас сыман. Якын арада хәрби зонага китәргә җыенабыз. Яңа гуманитар ярдәм әзерлибез. Хәзер мин СВОга иске автомобильләрне ремонтлап җибәрә башладым. Берсе әзер инде. Аны җибәргәч, мотоциклны төзекләндерүгә тотыначакбыз. Без хәрбиләр белән һәрвакыт элемтәдә. Дәвалану өчен Лисичанскида яшәүчеләрне алып кайту эшен дә дәвам итәбез. Пациентлар элекке сыман  ук күп түгел, әмма барыбер бар. Күптән түгел бер пенсионер БСМПда дәваланып китте. Аны моңарчы да алып кайткан идек. Чиратта - тагын бер пациент. Шулай итеп булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. 

-    Эшегездә уңышлар сезгә! 



Рөстәм Гатин Лисичанскта «кыр кухнясы» эшен тәмамлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев