Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатинның дрон һөҗүменнән зыян күргән машинасын ремонтлаганнар

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры сөйләде.

Моннан 2 атна элек Рөстәм Гатинның кыр кухнясы машинасына дрон һөҗүм иткән иде. Бәхеткә снаряд машинаның кайнар ризыклы өлешенә төшкән. Автомобильгә шактый зыян килгән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә, «ВАЗ»  машинасын төзәтергә ярдәм итүләре турында сөйләде.

«Чаллы – 5 меңнән артык Лисичанск кешесен ике ел буе һәр көнне бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүче Татарстанда бердәнбер шәһәр. Волонтерларыбыз 3 млн.нан артык порция әзерләп, йортсыз, җирсез калган кешеләрне ашаттылар. Ике атна элек Рөстәм Гатин командасы машинасының йөк ташу өлешенә дрон һөҗүм итте. Термослардагы кайнар ризык юкка чыкты. Ярый әле кешеләр исән-сау. Дроннар гуманитар ярдәм күрсәтүчеләргә дә ташлана. Безнең волонтерлар: «Беркая китмибез, шунда булабыз», – диделәр. Без аларга машинаны тәртипкә китерергә булыштык, автомобильгә  өстәмә рәвештә техник җайланма куелды», – дип сөйләде мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Рөстәм Гатин