Рөстәм Миңнеханов: «Бала телне белмәүдә гаепле түгел»
ТР Рәисе мигрантларны мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында рус теленә өйрәтергә кушты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук чит ил белгечләре өчен адаптация курсы белән танышуны оештыруны сорады. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә системалы эшләргә кирәк. Бала телне белмәүдә гаепле түгел - ул аны берничә ай эчендә өйрәнә ала.
«Аларның күп өлеше (ред. – мигрантларның) – эшкә сәләтле, кануннарны үтәүче гражданнар. < > > Алар белән системалы эшләргә кирәк. Ничек инде баланы мәктәпкә алмыйлар? Кайда булырга тиеш ул? Телне белмәвендә гаеплеме ул? Өйрәнер, һәрбер бала телне 3-4 айда өйрәнә», – ди Рөстәм Миңнеханов.
Быелдан чит ил гражданнарын мәктәпкә кабул итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Алар рус теле буенча тест уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев