Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллы җитәкчесенә зур бүләк тапшырды

Казанда муниципаль хезмәткәрләрне җирле үзидарә көне белән котладылар.

Казанның “Корстон” бинасында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Анда Чаллыдан делегация дә чакырулы иде. Рөстәм Миңнеханов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовны зурлады. Аңа мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен “ТР алдындагы казанышлары өчен” ордены медален тапшырды.

"Җирле хакимият идарә итү системасында кешеләр өчен иң якын һәм аңлаешлы өлкә булды һәм булып кала да. Федераль хакимиятме ул, җирлеме - бөтенесе дә беренче чиратта сезгә мөрәҗәгать итәләр. Сез торак-коммуналь хуҗалыгы, юл-транспорт һәм башка өлкәләрдәге көнкүреш проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәсез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хакимият җирле иҗтимагый үзидарә