Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда нинди объектларны карады?

Эш сәфәрен тәмамлап республика башлыгы киңәшмә уздырды.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТЭМПО» заводының яңа цехы - «Технотрон» компаниясен карады. Предприятие автокомпонентлар ясый. Продукция Россия генә түгел, СНГ илләренә дә озатыла. Рөстәм Миңнехановка яңа «КАМАЗ» машиналарына җитештерелүче двигательләр детальләрен күрсәттеләр.

Республика башлыгы «Дарлетто» предприятиесе эшчәнлеге белән дә танышты. «Дарлетто» заводы джем һәм кондитер эшләнмәләре ясый. 2018 елда ул ТОСЭР (алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе) резиденты булды. Фабрика тагын зураерга тора. 300ләп кеше өчен эш урыны булдырылачак.  

Республика башлыгы «Олимпийский» спорт мәктәбен дә карап чыкты. Биредә узган елдан бирле капиталь ремонт бара. Өч катлы объект 44 ел төзекләндерү күрмәгән. 

Эш сәфәрен тәмамлап Рөстәм Миңнеханов киңәшмә уздырды. Анда беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулу һәм Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләштеләр. Планнар һәм оештыру чаралары турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе бүген эшлекле сәфәр белән Чаллыга килде. Аның белән бергә сәнәгать объектларын РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова та карады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев