Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы иң зур проектны атады

Тагын нәрсәләр турында әйтте?

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сессиядә йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Ул 2022 елда шәһәрнең һәм мэр Наил Мәһдиевның эшчәнлеген югары бәяләде. «Чаллы гадәти булмаган елда икътисадта яхшы күрсәткечләргә иреште. Чаллыда гомуми региональ продуктның 9%ы формалаштырыла. Республикадагы сәнәгать продукциясенең 12%тан артыгы Чаллыда җитештерелә.

КАМАЗ илебезнең стартегик әһәмияткә ия булган предприятиеләре арасында үзенең позицияләрен ныгытты. Автогигант беренчеләрдән булып, санкция чикләүләренә эләкте. Әмма компания моңа лаеклы рәвештә җавап бирде. 
Шәһәрдә эшмәкәрлеккә игътибар зур. Бу дәвам итәчәк», – диде Миңнеханов. 
Ул шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиевның һәм предприятиеләре җитәкчеләренең мобилизацияләнгән ир-егетләргә, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына даими булышуын югары бәяләде.

Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне мөһим бурыч дип атады, бу эшнең Чаллыда беренче көннәреннән үк югары дәрәҗәдә алып барылуын билгеләп үтте. Рәис Чаллы тәҗрибәсен мисал итеп китерде, шәһәр махсус хәрби операция зонасына һәм илнең яңа төбәкләренә 500 тонна гуманитар йөк җибәрде 

Рөстәм Нургали улы сессиядә яңгыраган үтенечләргә, нефть керемнәре кимү һәм башка кыенлыклар сәбәпле, әлләни ярдәм ышандырмады. «Медицина учреждениеләренә яңа җиһазлар алу мәсьәләсен карап, федераль үзәккә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген карарбыз. Бу – мөһим мәсьәлә», – диде ул. 

Ул Чаллыда  киләчәктәге  иң зур проектны атады. «Ул 5нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын төзү. Чаллыда халыкның 62%ы гына медицина ярдәменнә канәгать. Республикада бу күрсәткеч – 75%. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгына бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, – дип искәртте ул. – Әйе, соңгы елларда без кирәкле юнәлештә эшлибез. Материаль-техник база гына түгел, авырулар белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия горсовета ТР Рәисе