Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» экипажын котлады
Команда «Такла-Макан» раллиенда җиңде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында «КАМАЗ-мастер» командасын Кытайда «Такла-Макан» раллиенда җиңүләре белән котлады.
«Безнең чемпионнар Кытайда! Алтын һәм көмеш «Такла-Макан» раллие җиңүләр копилкасына! Горурланабыз, әфәрин! Алга, КАМАЗ-мастер!» – диде ТР Рәисе.
Кытайда узган ярышларда Богдан Кәримов җитәкчелегендәге экипаж алтын медаль яулады. Команда составында механик Илгиз Әхмәтҗанов белән штурман Дмитрий Никитин.
Алмаз Әхмәтов, Иван Мальков һәм Антон Шибаловтан торган икенче экипаж көмеш медальга лаек булды.
Фото: ТР Рәисенең макс каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев